Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Россия көне

Шәһәребез елдан ел яхшыра һәм матурлана. Лаеш паркларында һәм бакчаларда бәйрәмнәр үткәрү матур гадәткә әйләнде. Россия көненә багышланган тантана Горький урамындагы паркта үтте. Паркта иртәдән лаешлыларны күңел ачарга чакырып музыка яңгырады. Бәйрәм өчен искиткеч урын сайланган. Ачык мәйданчык уртасында сәхнә урнашкан, ә алиялар буйлап ярминкә гөрли. Монда ниләр генә юк:...

Шәһәребез елдан ел яхшыра һәм матурлана. Лаеш паркларында һәм бакчаларда бәйрәмнәр үткәрү матур гадәткә әйләнде. Россия көненә багышланган тантана Горький урамындагы паркта үтте.

Паркта иртәдән лаешлыларны күңел ачарга чакырып музыка яңгырады. Бәйрәм өчен искиткеч урын сайланган. Ачык мәйданчык уртасында сәхнә урнашкан, ә алиялар буйлап ярминкә гөрли. Монда ниләр генә юк: салам эшләпәдән алып сабын гөбеге салынган сихри стаканга кадәр. Бала - чага курчак һәм машиналар, төрле төстәге флюгерлар һәм һава шарлары янында мәш килә. Ванил, кыздырылган кукуруз һәм татлы шикәр мамыгы исе килә. Күчмә кофе сату урынында латте һәм капучинадан авыз итәргә була. Янәшәдә генә салкын эчемлекләр саталар. Үзеңне дә, гаиләңне дә, кунакларны да сөендерергә мөмкин. Ә бәйрәмдә кунаклар күп иде: озын ял көннәренә килгәннәр.

Бәйрәм Полина Алешина башкаруында Россия турындагы җыр һәм дәртле биюдән башланды.

Район башлыгы Михаил Афанасьев лаешлыларны чын күңелдән котлады.

-Без бүген, Тынычлык, бердәмлек һәм татулык, көндә үсә һәм чәчәк ата барган яңа Россиянең ныгуын бәйрәм итәбез. Моңа хезмәт сөючән Лаеш халкы да өлеш кертә. Кадерле якташлар безне фәкать яңа үзгәрешләр көтә.

Аннан соң Лаеш районының яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Олыгаеп киткән балалар бу көнне хәтерләрендә озак сакларлар.

Концерт программасын Гүзәл Илгамова җитәкчелегендәге бию коллективлары чыгышы дәвам итте. Алина Нәгыймуллина Дарина Туркова һәм башкалар чыгышларын тамашачылар алкышларга күмделәр.

Балалар батутта, таганда, таучыкта уйнады. Дартс туп әбәкле уйнаучылар да шактый булды. Ә сәхнә янында Россия тарихы буенча викторина, шулай ук күңелле уеннар һәм биюләр оештырылды.

Бәйрәм көне дискотека белән төгәлләнде. Карты да яше дә рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Барысы яхшы кәеф белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X