Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ә сез сумның курсы төшүгә ничек карыйсыз?

Россия акчасы курсының кинәт төшүе, инфляциянең үсә баручы темпы бүген җәмгыятьтәге рухны билгели. Без лаешлыларга "Сез бәяләрнең котылгысыз үсүе турында нык борчыласызмы?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Зөлфинә Мәһдиева, "Лаешлес" ДБУ бухгалтеры -Артык борчылмыйм. Бәлки мин әле проблеманың асылын аңлап бетермимдер. Кибетләрдәге бәяләрне карап-белеп торырга вакыт җитми. Мин оптимист кеше...

Россия акчасы курсының кинәт төшүе, инфляциянең үсә баручы темпы бүген җәмгыятьтәге рухны билгели. Без лаешлыларга "Сез бәяләрнең котылгысыз үсүе турында нык борчыласызмы?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Зөлфинә Мәһдиева, "Лаешлес" ДБУ бухгалтеры

-Артык борчылмыйм. Бәлки мин әле проблеманың асылын аңлап бетермимдер. Кибетләрдәге бәяләрне карап-белеп торырга вакыт җитми. Мин оптимист кеше һәм барысы да үтәр дә хәл тиз арада тотрыклыланыр дип уйлыйм.

Галина Александрова, хезмәткәр

-Әлбәттә, барлык нормаль кешеләр кебек үк. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз киләчәге өчен куркыныч. Әгәр сумның очсызлануын туктатмасалар, элек без үзебезгә рөхсәт иткән күп нәрсәне онытырга туры киләчәк, чөнки барыбызның да хезмәт хакыбыз сумнарда. Безнең элек алган әйберләрне алырга акчабыз булмаячак. Чит ил товарларын алу, чит илдә ял итү турында сөйлисе дә юк.

Гөлнур Мифтахова, ЗАГС бүлеге белгече.

-Бу көздә сум белән булган хәл 1998 елны хәтерләтә. Ул чакта кешеләр девальвация сәбәпле күбрәк дулкынланган иделәр. Әмма мине әлегә болар борчымый. Җыйган акчаларым, очсызланыр әйберем юк. Ә яшәргә әлегә җитә.

Илдар Насыйбуллин, эшмәкәр

-Борчылу өчен сәбәп бик җитди. Бизнеста бу ачык күренә. Бәяләр күтәрелгәндә, ә без, эшмәкәрләр, билгеле сәбәпләр аркасында моны эшләргә мәҗбүрбез, сатып алучы югала. Безнең тармакта хезмәт куючылар өчен бу һәрчак бер адым артка атлау.

Ольга Демидова, Урта Девятово авылы мәдәният йорты мөдире

-Бу, әлбәттә, кәефне күтәрми. Безнең милли валютабызның шулай очсызлануы аяныч. Әлбәттә, хезмәт хакын доллар бенлән алучылар өчен бу әйбәт. Әмма безнең күбебез сум өчен, иртәгәге көн өчен кайгыра. Халыкның тормыш дәрәҗәсе соңгы елларда бераз тотрыклыланды, ләкин хәзер ул куркыныч астында. Бөтен өмет Президентыбыз Владимир Путинның зирәк сәясәтендә. Вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев