Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сәгать 10га шәһәрдә 17 % диярлек сайлаучылар тавыш биргән.

Мэрия мәгълүмат хезмәте мәгълүматлары буенча, иртәнге 10га Яр Чаллыда 16,98 % сайлаучы тавыш биргән (61649 кеше). Шәһәр буенча тавыш бирүчеләрнең гомуми саны 362981 кеше. Тавыш бирүчеләр саны буенча Комсомол районы алда бара - 20,09 % (20090 кеше). Икенче урында Үзәк район - 16,49 % яки 23472 кеше, өченче урында Автозавод...

Мэрия мәгълүмат хезмәте мәгълүматлары буенча, иртәнге 10га Яр Чаллыда 16,98 % сайлаучы тавыш биргән (61649 кеше). Шәһәр буенча тавыш бирүчеләрнең гомуми саны 362981 кеше.

Тавыш бирүчеләр саны буенча Комсомол районы алда бара - 20,09 % (20090 кеше). Икенче урында Үзәк район - 16,49 % яки 23472 кеше, өченче урында Автозавод районы - 14,99% яки 18087 тавыш бирүче.

2057нче участок сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Якубнюк сүзләре буенча (участок 2нче гимназия бинасында урнашкан), 9.30га 106 кеше тавыш биргән - бу участокта теркәлгән тавыш бирүчеләрнең 13,2 %ы. "Эш штат режимында бара. Сайлаучыларның кәефе бәйрәмчә. Сайлауга балалары белән яшь гаиләләр дә, олы кешеләр дә килә. Участокта 18 яшьлек дүрт чаллылы беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Без аларга котлау открыткалары һәм татлы бүләкләр әзерләдек. Сайлаганнан соң барлык тавыш бирүчеләрне актлар залына чакырабыз, анда укучылар концерт куя", - ди Якубнюк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево