Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Шәһәр бакча булсын

Сугыш ветераны Федор Фролов Лаеш урамнарына җимеш агачлары утыртырга тәкъдим итте. Кырымны яклап сугышкан Федор Сергеевич Фроловка район башлыгы Михаил Афанасьев кунакка килгәч сүз Бөек Ватан сугышы турында гына бармады. Федор Сергеевич туган шәһәре өчен җан атып яши. Ул, беренчедән, кунагына уңай үзгәрешләр өчен рәхмәт әйтте. Икенчедән, тәкъдим кертте. -Менә...

Сугыш ветераны Федор Фролов Лаеш урамнарына җимеш агачлары утыртырга тәкъдим итте.

Кырымны яклап сугышкан Федор Сергеевич Фроловка район башлыгы Михаил Афанасьев кунакка килгәч сүз Бөек Ватан сугышы турында гына бармады. Федор Сергеевич туган шәһәре өчен җан атып яши. Ул, беренчедән, кунагына уңай үзгәрешләр өчен рәхмәт әйтте. Икенчедән, тәкъдим кертте.

-Менә мин Германиядә хезмәт иттем. Анда юл кырыйларына алмагачлар, слива, грушалар утыртылган иде. Ә ник Лаешта да шулай эшләмәскә? Мондый агачлар шәһәр бизәге генә булып калмаячак, - дип ышана ветеран. - Җимешләре белән дә алар күпме шатлык китерәчәк! Менә кайберәүләр миңа каршы килә, имеш, коелган җимешләрне җыю белән проблема килеп чыгачак. Әмма аны хәл итеп була бит. Барлык лаешлылар да алмагач үстерми, җәен шәһәрдә кунаклар да күп була. Күпләр җимешләрне җыяр, дип уйлыйм - кемдер татып карарга, ә кемдер кайнатма-компотлар өчен.

Район башлыгы Михаил Афанасьев бу тәкъдимне хуплады һәм Горький паркында агач утыртырга күрсәтмәләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X