Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстанның мәдәни мирасы

Ноябрь уртасында Столбище авыл китапханәсе китапханәчеләре Столбище урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен Мәдәният дәресе үткәрделәр. Анда балаларның һәркайсы мәдәни көндәлек алды. Әлеге дәреснең максаты үсеп килүче буында мәдәни кыйммәтләр формалаштыруга һәм балаларның рухи яктан баюына ярдәм итүдән гыйбарәт. Шуны да әйтергә кирәк, көндәлек ике телдә - татарча һәм русча...

Ноябрь уртасында Столбище авыл китапханәсе китапханәчеләре Столбище урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен Мәдәният дәресе үткәрделәр. Анда балаларның һәркайсы мәдәни көндәлек алды. Әлеге дәреснең максаты үсеп килүче буында мәдәни кыйммәтләр формалаштыруга һәм балаларның рухи яктан баюына ярдәм итүдән гыйбарәт. Шуны да әйтергә кирәк, көндәлек ике телдә - татарча һәм русча эшләнгән. Мәдәният дәресендә укучылар көндәлек алып кына калмадылар, китапханәгә дә язылдылар һәм аның тулы хокуклы укучылары булдылар. Бу акция балаларның китапханәгә беренче адымы һәм белем дөньясына юл башы булыр. Хәзер компьютерлаштыру һәм IT-технологияләр турында күп сөйлиләр, ләкин китапханәләрне дә онытырга ярамый.

Дәрестә музейларга, театрларга, тарихи һәм истәлекле урыннарга бару кирәклеге турында да сөйләделәр. Балалар һәрчак креативка омтыла, үзләрен күрсәтү мөмкинлеге эзли. Бу көндәлек андый мөмкинлек бирә. Балага аны ясап бетерергә, бизәргә, үзе булган урыннар фотоларын ябыштырырга, үз тәэсирләре белән уртаклашырга кирәк. Бу балаларны һәм әти-әниләрне берләштерү өчен яхшы мөмкинлек, чөнки алар театр һәм музейларга әти-әниләре белән барачак бит.

Оксана Рыжова, әйдәүче белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево