Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әти-әниләр хыялы чынга аша

Бүгенге көндә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан бүлеге тарафыннан республика халкының яшәеш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан 30 дан артык - 23 федераль һәм 9 төбәк партия проекты тормышка ашырыла. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән стратегияләрнең иң өстенлеклеләре - гражданнарны социаль яклау, төбәктә сәламәтлек саклауны, мәгариф, җәмәгать институтларын үстерү. Районда гаилә һәм...

Бүгенге көндә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан бүлеге тарафыннан республика халкының яшәеш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан 30 дан артык - 23 федераль һәм 9 төбәк партия проекты тормышка ашырыла.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән стратегияләрнең иң өстенлеклеләре - гражданнарны социаль яклау, төбәктә сәламәтлек саклауны, мәгариф, җәмәгать институтларын үстерү.

Районда гаилә һәм балачакка бәйле бик күп яхшы гадәтләр бар. Һәм аларның берсе - "Мәктәпкә җыенуда ярдәм ит" төбәк партия проекты нәтиҗәсендә тормышыбызга керде. Соңгы тугыз елда аның кысаларында аз тәэмин ителгән һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге меңнән артык беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтелгән. Районның 200 дән артык предприятие һәм оешма коллективы ел саен хәйрия акциясендә катнаша.

-Якын көннәрдә 2016 елда беренче сыйныфка баручылар өчен чираттагы "Мәктәпкә җыенуда ярдәм ит" акциясе старт ала. Хәйриячеләрдән алар бүләккә мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзак белән спорт формасы да алачаклар,- дип сөйли "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Роза Мышева.

Быел Усадыда яшәүче күп балалы Шакировлар гаиләсеннән мәктәпкә бер юлы дүрт бала бара. Әти-әниләр булачак чыгымнар турында бүгеннән үк борчыла. Исәпләүләр буенча, әз дигәндә 40 мең сум акча кирәк булачак. Шуңа күрә әниләре Елена Викторовна сүзләре буенча ярдәмнең һәр төре яхшы. Узган елда "Мәктәпкә җыенуда ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында ул беренче сыйныфка баручы Азалиягә күрсәтелгән. Ул ранец, уку әсбаплары, спорт формасы һәм хәтта тимераяк алган. Быел Шакировлар мәктәпкә Милананы озаталар һәм хәйриячеләр ярдәменә өметләнәләр.

Тәрбиягә бала алган Вәлиевлар гаиләсендә беренче сентябрьгә аласы әйберләр исемлеге төзелгән. Мәктәпкә биш яшьлек Диана гына бармый. Балаларын ялгызы тәрбияләгән ана (күптән түгел гаилә башлыгы вафат булган) тантаналы линейкада аларны матур һәм бәхетле итеп күрергә тели. Шуңа күрә артык мулдан булмаган гаилә бюджеты билгеле инде. Аның зур өлеше мәктәпкә әзерләнү өчен бүленгән. Узган елда "Бердәм Россия"нең җирле бүлеге күрсәткән хәйрия ярдәме исәбенә чыгымнарның бер өлеше кимегән. Беренче сыйныфка барган Искәндәргә ранец, уку-язу әсбаплары, спорт формасы алырга туры килмәгән. Быел Тимур парта артына утырачак. Алсу Фаварисовна бу юлы да ярдәм вакытында һәм сизелерлек булыр дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район