Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Тизрәк, биегрәк, көчлерәк!“

2014 елның 9 июленнән мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча Татарстан урта гомумбелем бирү учреждениеләренә ГТО кертелүче РФ субъектлары исемлегенә керде. Уку елы башлану белән комплексны сынап карау Лаеш районы мәктәпләрендә дә башланды. Исегезгә төшерәбез, ГТО нормаларын беренче тапкыр СССРда 1934 елда эшлиләр һәм кертәләр, ә 90 нчы елларда алар...

2014 елның 9 июленнән мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча Татарстан урта гомумбелем бирү учреждениеләренә ГТО кертелүче РФ субъектлары исемлегенә керде. Уку елы башлану белән комплексны сынап карау Лаеш районы мәктәпләрендә дә башланды.

Исегезгә төшерәбез, ГТО нормаларын беренче тапкыр СССРда 1934 елда эшлиләр һәм кертәләр, ә 90 нчы елларда алар бөтен ил буенча "юкка чыга".

ГТО комплексын торгызу яңа форматта, балаларның физик үсеше дәрәҗәсенә ярашлы заманча нормативлар белән башкарылачак. ГТО га әзерлек буенча билге аттестатка төшереләчәк һәм вузга укырга кергәндә исәпкә алыначак.

Һәр яшь өчен нормативлар көч, түземлелек, төгәллеккә сынауларны: йөгерү, сикерү, йөзү, граната ыргыту, ату һәм чаңгы ярышын үз эченә ала.

Ә сез йөз метр араны 14 секундта һәм өч километрны 14 минутта йөгереп үтә аласызмы? Яки биш километрны чаңгыда 25 минутта һәм 100 метрны 2,05 минутта йөзеп үтү хәлегездән киләме? Ә болар көмеш билгегә дәгъва итүчеләр өчен минималь таләпләр. Ә алтынны алу өчен барысын да тизрәк, күбрәк һәм төгәлрәк үтәргә кирәк.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм хәлсезләнгән мәктәп укучылары яңа комплексны үти алырлармы? Яңа федераль стандартлар шартларында физкультураны ничек укытырга? Бу сораулар белән без Лаешның 2 нче мәктәбе физкультура укытучысы Евгений Карсаловка мөрәҗәгать иттек.

-Сүз дә юк, спортка яшь чактан ук тартырга кирәк, ләкин бар кешегә бер үк төрле таләпләр куелырга тиеш түгел, - дип аңлата Евгений Геннадьевич. - Һәркемнең сәләтләре, шул исәптән физкультура буенча да, төрле. Кемдер спринтны яхшы йөгерә, ә марафонны җәяү көч-хәл белән үтә. Норма норма белән, ә шәхси сыйфатларны исәпкә алмый ярамый. ГТОны кире кайтару - яхшы уйланылган дәүләт инициативасы. Спорт әзерлеге яшьләрне төрле өлкәдә уңышларга этәрә. Димәк, безнең киләчәгебез яхшы перспективалы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X