Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Торак-2016“ операциясе

Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты "Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә "Торак-2016" янгынга каршы профилактика операциясе үткәрү турында" карар кабул итте. Аның максаты - торак фондта янгыннарны һәм кешеләр үлемен кисәтү. Карарга ярашлы төстә, 2016 елның 1 февраленнән 2017 елның 31 гыйнварына кадәр районда "Торак-2016" янгынга каршы профилактика операциясе үткәрелә....

Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты "Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә "Торак-2016" янгынга каршы профилактика операциясе үткәрү турында" карар кабул итте.

Аның максаты - торак фондта янгыннарны һәм кешеләр үлемен кисәтү. Карарга ярашлы төстә, 2016 елның 1 февраленнән 2017 елның 31 гыйнварына кадәр районда "Торак-2016" янгынга каршы профилактика операциясе үткәрелә. Аның кысаларында шәһәр һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре үз җирлекләре территорияләрендә профилактика төркемнәре булдыралар һәм аларны җитәклиләр. Спиртлы эчемлекләрне күп кулланучы гражданнарның торак йортларының, шулай ук күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, ялгыз һәм олы яшьтәге гражданнар яшәгән урыннарның янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерү буенча районның профилактика төркемнәре исемлеге расланган. Имин булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә иганәчеләр ярдәме исәбенә янгынга каршы хәбәр итү чаралары -төтен чыкканда янгын турында автоном хәбәр бирүчеләр урнаштырылган инде.

Агитация һәм пропаганда материаллары, шул исәптән рус һәм татар телләрендә белешмәлекләр әзерләү һәм халык арасында тарату тәкъдим ителгән.

Амораль яшәү рәвеше алып барган әти-әниләрнең балалары янгында һәлак булуны кисәтү өчен җирле үзидарә органнарына мондый ата-аналарны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турында тәкъдимнәр кертеләчәк.

Полиция хезмәткәрләре һәм торак оешмалары вазифаи затлары белән бергә күпквартирлы торак йортларның чардаклары һәм подваллары буйлап уртак рейдлар планлаштырыла.

"Торак-2016" янгынга каршы профилактика операциясен үткәрү өчен шәһәр һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренә ирекле янгын сүндерүчеләр командалары һәм дружиналары әгъзаларын җәлеп итү тәкъдим ителә.

Хакимият һәм җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы янгыннар санын киметергә һәм бәлане кисәтергә ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район пожароопасность