Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тормыш артерияләре

Габишевода Владимир Старостинның хезмәт көне сәгать алтыда гадәттәге планеркадан башлана. Үткән көнгә йомгак ясарга, эш фронтын билгеләргә кирәк. Владимир Алексеевич җитәкчелек иткән "Лаеш коммуналь сервисы" ЧҖҖ һәм "Нармонка комсервисы"ЧҖҖләре менә берничә ел инде республиканың иң яхшы өч предприятиесе арасында. Предприятиенең һәм генераль директорның үзенең күп санлы бүләкләре шуны күрсәтә. Төзелеш,...

Габишевода Владимир Старостинның хезмәт көне сәгать алтыда гадәттәге планеркадан башлана. Үткән көнгә йомгак ясарга, эш фронтын билгеләргә кирәк.

Владимир Алексеевич җитәкчелек иткән "Лаеш коммуналь сервисы" ЧҖҖ һәм "Нармонка комсервисы"ЧҖҖләре менә берничә ел инде республиканың иң яхшы өч предприятиесе арасында. Предприятиенең һәм генераль директорның үзенең күп санлы бүләкләре шуны күрсәтә. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык мактау грамотлары, район башлыгы Михаил Афанасьев рәхмәт хатлары.

Предприятиеләр Лаеш районының 29 торак пунктына хезмәт күрсәтә.

Барлык су алу җайланмалары, суүткәргеч һәм канализация челтәрләре, чистарту корылмалары, канализация-насос станцияләре алар карамагында. Сыек көнкүреш калдыкларын түгү, җылылык белән тәэмин итүдә алар өстендә. Нармонкада гына да алты котельный эшли. Коммуникацияләр зур организмның артерияләре кебек яшәешне тәэмин итә. Аларның өзеклекләрсез эшен профессионаллар коллективы карап тора.

-Яхшы команда тупладык. Төгәл, үзара аңлашып эш итәбез,-ди Владимир Алекеевич.-Коллективның үзәген минем белән 15 еллап эшләүче кешеләр тәшкил итә. Бар эштә техник директор Владимир Апанасовка, авария бригадасы мастеры Әхмәт Галләмиевка таянам. Күп еллар дәвамында баш бухгалтер Резидә Скрипченко исәп һәм контроль алып бара. Котельный операторы Галим Гарипов, шофер-слесарь Зөфәр Садыйков һәм башкалар эшне җиренә житкереп башкаралар. Безнең коллективта 25 кеше һәм барысы җаваплы кешеләр дип ышанып әйтәм.

Коммуналь хуҗалыкта эш җиңел түгел. Тәүлек әйләнәсе барысына әзер булу кирәк. Өстәвенә, озак вакыт мораль һәм физик яктан искергән, тузган коммуникацияләргә хезмәт күрсәтергә туры килгән. Челтәрләр һәм чистарту корылмалары үзгәртүне таләп итә, еш кына аварияләр була. 2010 елдан район башлыгы булып Михаил Афанасьев килгәч хәл тамырдан үзгәрә. Ул ныклы хуҗа буларак район яшәешен тәэмин итү проблемаларына тиз төшенә. Конкрет бурычлар куела һәм эш башлана.

-Безнең районда төзелеш киң җәелде, челтәрләр регуляр алыштырыла һәм реконструкцияләнә. Аз гына вакыт эчендә Татар Сараланында, Рус Сараланында, Олы Кабан, Усады, Столбище, Хәерби, Тетеево, Макаровкада берничә скважина борауладык,- дип сөйли Владимир Старостин.-Без "Чиста су" республика президент программасына кушылдык. Президент Рөстәм Миңнеханов, район җитәкчелеге тарафыннан авыл проблемаларына мондый игътибар булуы сөендерә. Менә 2016 елга да безнең планнар зурдан: Сокуры һәм балык питомнигын су белән тәэмин итүгә җиде-сигез миллион сум чамасы акча бүленде. Бу су белән тәэмин итү проблемасын 100 процентка хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Яңа ФАПлар, балалар бакчалары сафка керү, сәнәгать һәм бюджет предприятиеләре, бакчачылык ширкәтләре арту белән коллективның хезмәт күрсәтү өлкәсен сизелерлек киңәйтергә, шактый акча эшләргә ярдәм итә.

Узган елда хезмәтләр күләме 20 миллион сумга үтәлгән, өстәвенә ел саен 5 миллион сумга якын өстәмә табыш алалар. Бу матди-техник базаны сизелерлек- ныгыту мөмкинлеге биргән. Заманча техника алганнар яңа гаражлар төзөгәннәр. Эшчеләрнең хезмәт шартлары сизелерлек яхшырган. Нармонкадагы базада ял бүлмәсе төзегәннәр. Монда эштән соң һәр кеше ял итә ала, юыну өчен душ бүлмәләре бар.

Владимир Старостин үзе бар гомерен яраткан һөнәренә багышлаган. Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1979 елда ТКХ өлкәсендә башлаган. Эшчедән мастерга, инженердан генераль директорга күтәрелгән. Аның һөнәрдә ныгып калуына, бар нечкәлекләренә төшенүгә коммуналь хуҗалыкның билгеле зубрлары Марат Хөснуллин, Алмаз Әхмәтшин, шулай ук Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев тәэсире зур булган. Коллектив һәм генераль директорның проблемалары күп, һәр көн минутлап бүленгән.

-Безнең эш шундый инде-кешеләргә җылылык, яктылык, уңайлык бүләк итү,- дип сөйли Владимир Алексеевич,- вакыт белән исәпләшә алмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район День ЖКХ

2
X