Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Идел“ яшьләр үзәгенең яңа спорт комплексында булды

Узган якшәмбедә Лаеш районына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгы "Идел" яшьләр үзәгендә универсаль спорт комплексы ачылган Боровое Матюшино поселогында булды. Президентны район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, FINA президенты Хулио Маглионе, FINAның башкарма директоры Корнела Маркулеску һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Бүгенге көнгә...

Узган якшәмбедә Лаеш районына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгы "Идел" яшьләр үзәгендә универсаль спорт комплексы ачылган Боровое Матюшино поселогында булды.

Президентны район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, FINA президенты Хулио Маглионе, FINAның башкарма директоры Корнела Маркулеску һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Бүгенге көнгә "Идел" уңайлы яшәеш, актив спорт ялы һәм эшлекле чаралар үткәрү өчен кирәкле барлык шартлар белән тәэмин ителгән. Спорт комплексы түбәсе астында биш юллы бассейн һәм балалар өчен кечкенә бассейн урнашкан. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар тренажер залында, уку сыйныфларында, спортның уен төрләре белән шөгыльләнү залларында булдылар.

ТРның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Владимир Леонов сүзләре буенча, республикада 184 бассейн уңышлы эшләп килә. Быел тагын өчне салу планлаштырыла. Татарстанның социаль инфраструктурасына караучы унике бассейн иң югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрергә әзер.

Аннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары, федераль, округ яшьләр форумында катнашучылар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты, барысын да Россия яшьләр көне белән котлады. Ул бүген әлеге залда үзләренең интеллекты, таланты, иҗади һәм фәнни үҗәтлеге аркасында лидерлар исеменә лаек булган яшьләр җыелуын билгеләде.

-Безнең тирә-ягыбыздагы дөнья бик тиз үзгәрә, бөтенләй яңа белгечлекләр барлыкка килә. Бүген без дөрес юнәлештә хәрәкәт итәбез, әмма кайдадыр калышабыз. Бу өлкәдә без сезгә, инициативалы яшьләргә таянырга тиешбез. Һәркемнең үз өстенлекләре бар һәм безнең бурыч - әлеге талантларны ачу, -диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген республикада гамәлгә ашырылучы күп кенә проектлар яшьләр белән, аерым алганда студентлар мохите белән тыгыз бәйләнгән. Шул ук вакытта белем бирү системасы шактый үзгәрешләр таләп итә. Бу бигрәк тә югары мәктәпкә кагыла. Хәзерге шартларда җыелган темпны саклау һәм үстерү, шуның белән лидерлар арасында булу мөһим.

Залда утыручы студентларга мөрәҗәгать итеп Рөстәм Нургали улы безнең республиканың киләчәге нәкъ менә аларга бәйле икәнен ассызыклады.

Яшьләр оешмалары вәкилләре һәм махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары үз казанышлары һәм тәкъдимнәре белән таныштырдылар. Мәсәлән, тәкъдимнәрнең берсе республика районнарында муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында яшьләр форумнары үткәрүгә кагыла. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев беренчеләрдән булып безнең район территориясендә делегатлар кабул итәргә әзерлеген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район президент МЦ