Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Уңган куллар эшсез тормый

Игелек һәм хөрмәт көнендә А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены хуҗабикәсе Зөһрә Лезина район мәдәният йорты иҗат клубларына йөрүче өлкән кешеләр өчен "Эшләпә балы" оештырды. Әлбәттә инде, үз кулларың белән ясаган баш киеме кичке чарага килүгә үзенчәлекле рөхсәт булды. Балда тәкъдим ителгән эшләпәләрнең дизайны һәм фасоннары буенча фикер йөртсәк, кунаклар фантазиягә...

Игелек һәм хөрмәт көнендә А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены хуҗабикәсе Зөһрә Лезина район мәдәният йорты иҗат клубларына йөрүче өлкән кешеләр өчен "Эшләпә балы" оештырды.

Әлбәттә инде, үз кулларың белән ясаган баш киеме кичке чарага килүгә үзенчәлекле рөхсәт булды. Балда тәкъдим ителгән эшләпәләрнең дизайны һәм фасоннары буенча фикер йөртсәк, кунаклар фантазиягә бай иделәр. Кул астында булган материаллардан - иске газета, картон һәм башкалардан эшләнүгә карамастан, һәр экземпляр игътибарга лаек. Эшләпә ияләре аларны ясау серләре белән уртаклаштылар, конкурсларда, уеннарда актив катнаштылар. Эшләпә калейдоскобы һәм эшләпә фотосессиясе бәйрәмнең иң күңелле мизгеле булды. Тамашалы шоу нәтиҗә ясау белән төгәлләнде. Төп приз Людмила Кошенковага эләкте. Ул балга берьюлы алты эшләпә тәкъдим итте. Аларның һәркайсы нәзакәтлелеге, зәвыгы, кабатланмас дизайны белән аерылып тора. Жюри әгъзалары икенче урынны бертавыштан Нина Чернышевага, ә өченче урынны Анна Ильинага бирде.

Әлеге чараның максаты уңган кулларның беркайчан да тик тормавын күрсәтү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X