Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Укыйбыз, фикер йөртәбез

"Балинт төркеме" - Лаеш районы җәмәгать тәрбиячеләре семинарында әлеге термин бер генә яңгырамады. "Умай" гаилә академиясе балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретарьләре белән әлеге форматтагы төркем эшен үткәреп карады инде. Җәмәгать тәрбиячеләре белән мондый форма беренче тапкыр үткәрелә. "Умай" Идел буе гаилә академиясе генераль директоры...

"Балинт төркеме" - Лаеш районы җәмәгать тәрбиячеләре семинарында әлеге термин бер генә яңгырамады.

"Умай" гаилә академиясе балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретарьләре белән әлеге форматтагы төркем эшен үткәреп карады инде. Җәмәгать тәрбиячеләре белән мондый форма беренче тапкыр үткәрелә.

"Умай" Идел буе гаилә академиясе генераль директоры Татьяна Леонтьева җыелган педагоглар һәм җәмәгать тәрбиячеләре алдына шактый катлаулы бурыч куйды. Балалар йорты тәрбиячеләре тап булган катлаулы хәлне яхшылап анализларга һәм уртак көч белән аннан чыгу юлын табарга омтылырга кирәк иде.

Кайчандыр тыңлаучан, яхшы күңелле малай идарә итеп булмый торган, бернинди абруйны да танымаучы үсмергә әйләнгән. Мәктәптәге педагоглар һәм башка тәрбияләнүчеләр белән мөнәсәбәтләрдәге кыенлыклар, үзенең киләчәктәге язмышына карата битарафлык һәм тагын проблемаларның тулы бер букеты. Тәрбиячеләр кулланган барлык чаралар нәтиҗәсез булып чыккан.

Балинт төркемендә дәшмичә, тәкъдим ителгән бурычны башкалар хәл итүен көтеп утырырга ярамый. Шуңа күрә һәркем эшкә кушылды, үсмер тәртибе үзгәрү сәбәпләре турында төрле фаразлар ясады. Аннан соң үзара мөнәсәбәтләрнең башка дәрәҗәсенә ничек чыгарга икәнлеге турында тәкъдимнәр кертелде.

-Барлык тәкъдимнәрне дә практикада кулланып булмый. Куелган бурыч -тәрбияләнүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә хәл катлаулы булганда профессионалларга ярдәм итү - үтәлде, - дип саный гаилә академиясе гендиректоры Татьяна Ивановна. - Эшнең мондый формасы балигъ булмаганнарга тәрбия бирүдә педагоглар үзләренең көчсезлеген сизгәндә психологик ярдәм күрсәтә. Шул ук вакытта бүген төркемнең 80%ы хисләрен көзгедәге төсле чагылдырды. Башкаларның да хәл итеп булмаслык кебек тоелган проблемалар белән очрашуын аңлаган тәрбиячеләргә үзенә күрә ярдәм бу.

-Башта мин шактый шикләндем, тәкъдим ителгән эш формасына сагаеп карадым, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты семинарда катнашучыларның берсе. - Килеп туган гади булмаган хәлдән чыгу өстендә коллегалар белән үзара тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә очрашуларның мондый формасы кирәк нәрсә дигән фикергә килдем. Без пассив тыңлаучылар гына булмадык, безгә эшләргә, уйларга, фикер алышырга, билгеле бер карар кабул итәргә туры килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район воспитание

2
X