Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ялган аракы “эшмәкәр“гә ун мең сумга төшкән

Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче алкоголь сату турында җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылган. Икътисади кризис кешеләрне өстәмә керем чыганагы эзләү турында уйланырга мәҗбүр итә. Менә гр. Е. да "Яшисең килсә - чарасын күр" дигән әйтемне истә тотып, бизнеска сукмак салырга уйлаган. Составында спирт булган сыеклык белән 20 шешә сатып ала....

Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче алкоголь сату турында җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылган.

Икътисади кризис кешеләрне өстәмә керем чыганагы эзләү турында уйланырга мәҗбүр итә. Менә гр. Е. да "Яшисең килсә - чарасын күр" дигән әйтемне истә тотып, бизнеска сукмак салырга уйлаган. Составында спирт булган сыеклык белән 20 шешә сатып ала. Ә аның нидән торуы, сәламәтлек өчен никадәр зыянлы һәм куркыныч булуы турында әрсез "эшмәкәр" уйлап тормаган.

Граждан Е.га киң эшчәнлек җәелдерергә хокук саклау органнары комачаулаган: алар контроль сатып алу үткәргәннәр һәм шешәләрнең берсен сатканда сатучыны тоткарлаганнар. Алкоголь продукциясенең калган өлешен тартып алганнар һәм эшне судка тапшырганнар.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше суд тикшерүенең аерым тәртибендә каралган.

-Лаеш район суды карары белән кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирмәүче алкогольле эчемлек сату өчен гаепле 10000 сум күләмендә штраф сыйфатында җәза алды, - дип аңлатма бирә район прокуроры Дмитрий Белянин.

Хөкем карары закон көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район приговор контрафакт