Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яз һәм хатын-кызлар охшаш

Якшәмбе көнне район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булды. Анда шулай ук Бөек Ватан сугышының хатын-кыз ветераннары һәм тел хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырдылар. Алар алдында сәләмләү сүзе белән ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев чыгыш ясады. -Хатын-кызларыбызны әлеге язгы бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, иминлек һәм...

Якшәмбе көнне район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булды. Анда шулай ук Бөек Ватан сугышының хатын-кыз ветераннары һәм тел хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырдылар.

Алар алдында сәләмләү сүзе белән ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев чыгыш ясады.

-Хатын-кызларыбызны әлеге язгы бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, иминлек һәм мәхәббәт телисе килә! Сез безне бәхетлерәк итәсез!

Ул Җиңү өчен фронтта һәм тылда көч куйган хатын-кызларга аеруча игътибар итте. Бетмәс-төкәнмәс алкышлар астында алар Җиңүнең 70 еллыгы медальләре белән бүләкләнделәр.

Рәсми өлештән соң кичә кунакларын вокаль һәм бию номерларыннан торган концерт программасы белән шатландырдылар.

Ул көнне район мәдәният йортына килгән бар ханымнарны күңелле сюрприз көтә иде: аларның һәркайсы бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево праздник