Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Үзебез җитештерәбез – үзебез кулланабыз

Күп балалы Шәйхетдиновлар - Голдыревлар гаиләсе турында "Әгәр без бергә икән - бу бик яхшы" вюдеосюжетын ===== ссылкасы буенча карагыз. Алты савым сыер, икесе тиздән бозаулаячак, җиде ана дуңгыз һәм өчесе буаз, тагын үсеп килүче 10 ана дуңгыз, 20 кечкенә дуңгыз баласы, дүрт үгез... Күп балалы Шәйхетдиновлар - Голдыревлар гаиләсенең...

Күп балалы Шәйхетдиновлар - Голдыревлар гаиләсе турында "Әгәр без бергә икән - бу бик яхшы" вюдеосюжетын ===== ссылкасы буенча карагыз.

Алты савым сыер, икесе тиздән бозаулаячак, җиде ана дуңгыз һәм өчесе буаз, тагын үсеп килүче 10 ана дуңгыз, 20 кечкенә дуңгыз баласы, дүрт үгез... Күп балалы Шәйхетдиновлар - Голдыревлар гаиләсенең ярдәмче хуҗалыгында күрергә мөмкин булган хайваннарның тулы булмаган исемлеге бу.

Тәрбиягә алган дүрт һәм үзләренең биш баласын тәрбияләүче Эльвира Валерьевна һәм Анатолий Алексеевич турында язган идек инде. Берничә ел элек Казаннан Карадулига күчеп кайткан бу зур һәм тату гаилә бар кешедә дә аңлау тапмый.

-Аларга шуның кадәр бала нәрсәгә? - дип гаҗәпләнә берәүләр.

-Шәһәрдән авылга ник күчкәннәр инде? - ди икенчеләре

-Иңнәреңә шуның кадәр җаваплылык алырга кирәк бит! - дип шакката өченчеләре.

Бер авылдашлары гайбәт сатканда, башкалары яклап чыга. Эш сөючән ата-ана үз-үзләренә генә исәп тотарга күнеккән. Әмма ярдәмнән беркайчан да баш тартмыйлар, рәхмәт белән кабул итәләр.

Беренче сыерны алар узган елның апрелендә сатып алалар. Дуңгыз балаларын бер ел алдан үрчетә башлыйлар. Аңа кадәр кәҗәләре була - аларны балалар өчен асрыйлар.

Бәләкәчләр үсә төшә, әтиләренең һәм әниләренең ярдәмчеләренә әйләнәләр. Мәсәлән, бишенче сыйныфка баручы Роберт сөт сата һәм сыерларны урыннарына куып кертә. Жора кычыткан җыя белә. Артем балалар карый. Оля йомырка җыя һәм тавыклар ашата. Маша бозаулар белән тавыкларга үлән йолкый. Булдыра алуы һәм сәләтенә карап һәркайсының үз бурычы.

Зур гаиләгә төрлечә ярдәм кулы сузалар. Мәсәлән, быел 230 мең сумлык печәнне ваклап түләү шарты белән сатканнар. Сигез сыерның җидесе өчен дә өч ай дәвамында түләгәннәр.

-Безнең вакытында түләячәгебезгә гап-гади кешеләр ышанды, - дип рәхмәт белән искә ала Эльвира Валерьевна. - Апрельдә сыер саву аппараты бүләк иттеләр, ә бу бик зур ярдәм.

Җирлек башлыгы Людмила Стерякова Шәйхетдиновлар - Голдыревларның һәр баласын белә, төрле яклап булыша.

Ата-ана авырлыкларга карамыйча, җиң сызганып үз йортларын төзи - туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә. Булдыра алганын үзләре эшли, белмәгәненә өйрәнәләр. Өй сыры кирәк булганда Интернет ярдәм иткән. Аш бүлмәсен штукатуркаларга кирәк булгач, Эльвира моңа да өйрәнә. Күп нәрсәне гаилә башлыгы Анатолий Алексеевич үз куллары белән эшли.

Балалар күп, шуңа күрә чыгымнар да аз түгел. Эльвира Валерьевна мәктәпкә җыенырга базарга баруын искә ала:

-Кичә мин балаларга мәктәпкә яңа киемнәр алырга кибеткә бардым. 50 мең тоттым, ә алган әйбер юк диярлек. Портфель үзе генә 1500-3000 сум тора. Әле тагын дәфтәрләр, ручкалар, китап тышлары, карандашлар... Ярый әле терлекләр бар - безгә зур ярдәм.

Йорт хуҗабикәсе сүзләре буенча, иртән ике өч литрлы банка сөт китә. Тагын алты литр - боткага. Гаиләдә барысы да яраткан сырникларга эремчек биш килограммнан (ул 30 литр сөттән ясала) ким китми. Аның өстенә әле каймак та кирәк, ул да акча бит. Кичке сөтне үзләренә тоталар, ә иртәнгесен саталар - 13 банкалап. Ит тә үзенең кулланучыларын таба. Әмма алар акча эшләүне максат итмиләр, үзләреннән артканны гына саталар. Әлбәттә, мондый күпсанлы терлек-туар асрау җиңел түгел. Ата-ана иртәнге дүрттә тора, кичке тугызда ята.

-Ярдәмче хуҗалык безне күп яктан коткара, - дип саный хуҗабикә. Безнең гаилә өчен бу зур таяныч. Үзебез җитештерәбез - үзебез үк кулланабыз да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X