Кама ягы
  • Рус Тат
  • 100 мең сум штрафка тартылган

    Суд алдакчылыкта гаепләнүче Югары Ослан районы мәгариф бүлеге начальнигына гаепләү карары чыгарды. ЭЭМның ТР матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә тикшерү аның 2015 елның августында бер ир кешене Югары Ослан мәктәпләренең берсенә фиктив рәвештә эшкә урнаштыруын, ә аның хезмәт хакын үзләштерүен ачыклаган. Югары Ослан урта мәктәбендә мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары вакансиясе барлыкка...

    Суд алдакчылыкта гаепләнүче Югары Ослан районы мәгариф бүлеге начальнигына гаепләү карары чыгарды.

    ЭЭМның ТР матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә тикшерү аның 2015 елның августында бер ир кешене Югары Ослан мәктәпләренең берсенә фиктив рәвештә эшкә урнаштыруын, ә аның хезмәт хакын үзләштерүен ачыклаган.

    Югары Ослан урта мәктәбендә мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары вакансиясе барлыкка килүен белеп, мәгариф бүлеге начальнигы мәктәпкә бер ай элек кенә үз янына эш сорап килгән шәһәр кешесенең документларын тапшыра. Шул ук вакытта эш эзләүче үзе рәсми төстә эшкә урнашканлыгын белми дә калган. Аңа исәпләнгән барлык хезмәт хакын мәгариф бүлеге начальнигы үзенә алып барган.

    -Хөкем ителүче законсыз төстә 49 меңнән артык акча алган, - дип төгәллек кертә ЭЭМның ТР матбугат хезмәте. - Югары Ослан район суды карары белән аңа 100 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Хөкем карары закон көченә кергән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: