Кама ягы
  • Рус Тат
  • Ана капиталы - инвалид балаларны адаптацияләү өчен

    Ана капиталы акчаларын инвалид балаларны җәмгыятьтә җайлау өчен товарлар һәм хезмәтләр алуга, интеграцияләүгә тотарга була. РФ Хөкүмәтенең 2016 ел 30 апрельдәге №831-р боерыгы белән ата-аналарга ана капиталыннан инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр алу исемлеге расланды. Өстәвенә, бу максатларга акчалар бала өч яшькә җиткәнче үк бирелә. Инвалид балаларның әти-әниләре нәрсәләр...

    Ана капиталы акчаларын инвалид балаларны җәмгыятьтә җайлау өчен товарлар һәм хезмәтләр алуга, интеграцияләүгә тотарга була.

    РФ Хөкүмәтенең 2016 ел 30 апрельдәге №831-р боерыгы белән ата-аналарга ана капиталыннан инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр алу исемлеге расланды. Өстәвенә, бу максатларга акчалар бала өч яшькә җиткәнче үк бирелә. Инвалид балаларның әти-әниләре нәрсәләр ала, нинди хезмәтләргә түли ала соң? Берничә мисал китерик. Боларга махсус ванналар, аяк өчен приводлары булган өч көпчәкле велосипедлар, баскычтан күтәрелү җайланмалары, механик көйләнә торган кровать - платформалар һәм башка махсус мебель керә. Товарлар исемлегендә компьютерлар, сукырлар өчен тактиль дисплейлар һәм башкалар бар. Акчаны укучы-секретарь хезмәтләренә түләргә дә тотарга ярый.

    Шуны әйтеп үтү мөһим, ана капиталы акчаларын медицина хезмәтләре өчен, шулай ук тернәкләндерү чараларына, техник чараларга һәм хезмәтләргә түләүгә тотарга ярамый, чөнки "Россия Федерациясендә социаль яклау турында" гы федераль законга ярашлы төстә алар федераль исемлектә һәм инвалидларга бушлай бирелә.

    Ана капиталын инвалид балага тоту өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә, паспорт һәм сертификат, гариза, товарлар һәм хезмәтләр алуга чыгымнарны раслаучы документлар алып килергә кирәк. Сәламәтлек саклау оешмасына бару һәм медик- социаль экспертизага юллама тутыру сорала. МСЭ үткәч инвалидларны тернәкләндерүнең индивидуаль планына товарлар һәм хезмәтләр турында рекомендацияләр кертү зарур. Аннан соң кирәкле әйберләр алырга һәм хезмәтләр турында килешү төзергә кирәк.

    Товар яки хезмәтләр алуның һәр очрагы чеклар һәм килешүләр белән ныгытыла, аларны һәм товарны социаль яклауның вазифаи затлары тикшерә. Аннан соң Пенсия фондына компенсация алу өчен мөрәҗәгать итү фарыз. Акчалар гариза бирелгән көннән ике ай дәвамында түләнә.

    Бу проблема турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының "Жизненные ситуации" бүлегендә.

    Реклама хокукында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: