Кама ягы
  • Рус Тат
  • Аның иҗаты – табигатькә мәхәббәт аңлату

    Аерым талантка ия кешеләр бар. Алар турында халык туганда Ходай үпкән ди. Ни белән генә шөгыльләнмәсеннәр, алар барын да булдыра: рәсем ясау һәм фотографияне дә, коллекцияләү һәм техник иҗатны та, шигърият һәм модельләштерүне дә. Талантлы кешеләрнең сере шунда - алар илһамны табигать-анадан алалар. Лаешта үзенчәлекле оста Анатолий Николаевны шундый төрле...

    Аерым талантка ия кешеләр бар. Алар турында халык туганда Ходай үпкән ди. Ни белән генә шөгыльләнмәсеннәр, алар барын да булдыра: рәсем ясау һәм фотографияне дә, коллекцияләү һәм техник иҗатны та, шигърият һәм модельләштерүне дә.

    Талантлы кешеләрнең сере шунда - алар илһамны табигать-анадан алалар. Лаешта үзенчәлекле оста Анатолий Николаевны шундый төрле яклы кызыксынулары һәм мавыгулары булган кеше дип беләләр. Аның төп хоббие -табигатьне фотога төшерү. Аңа якынрак булу өчен ул Казаннан Лаешка күчеп кайта. Узган гасырның 90 нчы елларында ул "Кама ягы"нда фотохәбәрче булып эшли. Үз осталыгын камилләштереп, 1974 елда читтән торып Мәскәүнең кино сәнгате халык университетын тәмамлый. Фоторәссам аклы-каралы фоторәсемгә сигез елын багышлый. Нигездә фотоау буенча махсуслаша. Мәсәлән, Казан биология институтының "Мелковоробьиные" һәм "Вороновые" китапларын бастырганда ул төшергән кошлар фотолары файдаланыла. Оста өй шартларында уникаль фотолаборатория булдыра. Фоторәссамның гаять зур тәҗрибәсе һәм зиһене аңа фото форматын 1,-1,5 метрга кадәр зурайтучы фотованна ясарга мөмкинлек бирә. Бу Анатолий Григорьевич хезмәттәшлек иткән "Советское фото" журналы хезмәткәрләрен сокландыра. Ул "Окно в природу" рубрикасын алып баручы "Комсомольская правда"ның махсус хәбәрчесе Василий Песков һәм башка фотоосталар белән языша. Оста үз эшләрен төрле фотовернисажларда тәкъдим итә, хәтта Красногорскида - фотоаппаратлар чыгарылучы механик заводта да. Мавыгучы фоторәссам Санкт-Петербург документалистлары игътибарын җәлеп итә, алар Николаев турында "Письмо из провинции" фильмын төшерә. Ул "Культура" телеканалында күрсәтелә.

    Аклы-каралы фотография чоры тәмамланды. Әмма табигатькә мәхәббәт яңа мавыгулар - значоклар, конвертлар, табигать күренешләре төшерелгән шырпы этикеткалары коллекцияләү барлыкка килүгә булыша. Рәссам күргәзмәләрендә Лаеш ягының тыюлык урыннарын сурәтләгән май белән язылган картиналарын тәкъдим итә. Табигать Анатолий Григорьевич өчен илһам чыганагы була. Ул шигырьләр яза, алар "Волжские зори" шигъри җыентыкта басыла. Һәр шигырьгә үзенчәлекле рәсем иллюстрацияләре бирелә. Авторга үз-үзеңне ачуның сирәк гармониясе хас. Аның иҗаты - үз Ватаныңа, табигатькә мәхәббәт аңлату.

    -Мин бу җирне яратам, - ди Анатолий Григорьевич, - без яшәгән табигатьтән һәм дөньядан да матуррак нәрсә юк.

    Якташыбызга озак еллар иҗат итүен телибез. Ул кешеләргә шатлык, яктылык һәм игелек алып килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: