Кама ягы
  • Рус Тат
  • Аталар һәм балалар Ата-ана хокукларыннан мәхрүм иттеләр.

    Әти-әниләрне сайлап алмыйлар. Балаларның үзләре кирәк булмаган гаиләдә тәрбияләнүе аяныч. Людмила НИКИФОРОВА Судьяларга гади булмаган кеше язмышлары белән очрашырга туры килә. Алар практикасында атаны яки ананы үз балаларын тәрбияләүдән мәхрүм итү турында катгый карар кабул итәргә туры килгән очраклар да бер генә булмый. -Быелның июлендә Казан шәһәре Совет районының опека...

    Әти-әниләрне сайлап алмыйлар. Балаларның үзләре кирәк булмаган гаиләдә тәрбияләнүе аяныч.
    Людмила НИКИФОРОВА
    Судьяларга гади булмаган кеше язмышлары белән очрашырга туры килә. Алар практикасында атаны яки ананы үз балаларын тәрбияләүдән мәхрүм итү турында катгый карар кабул итәргә туры килгән очраклар да бер генә булмый.
    -Быелның июлендә Казан шәһәре Совет районының опека һәм попечительлек буенча секторы безгә дәгъва белән мөрәҗәгать итте, - дип сөйли Лаеш районы суды судьясы Лилия Сибатова. - Алар лаешлы гр. К.ны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсен карауны үтенделәр.
    Ә барысы болай башлана. Яшь ир-егет гаилә кора, дүрт яшьлек кызны кызлыкка ала. Бу баладан тыш өйдә алты яшьлек малай, варис үсә. Тормыш җайланган кебек тоела. Хатын, йорт, балалар, эш. Рәхәтләнеп яшә. Әмма 2016 елның июнендә балалар Казанның социаль приютларының берсенә эләгә. Әниләрен үз балаларына битараф булган өчен апрельдә үк ата-аналар хокукыннан мәхрүм иткән булалар, ә әти кеше никтер балалар язмышы белән аз кызыксына. Аның үз улын өйгә алып кайту теләге булмый.
    Дәгъвачы - опека һәм попечительлек секторы вәкиленең дәлилләрен тыңлаганнан соң суд әти кешене дә ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында карар кабул итә.
    -Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү әти-әниләрне алимент түләүдән азат итми, - дип аңлата Лилия Илгизовна. - Шуңа күрә ваемсыз ана һәм ата балалары балигъ булганчы, аларны карарга тиешләр. Бәхетка каршы, азагы яхшырак беткән тарихлар да бар. Быел яз ялгыз анага карата шундый эш каралды. Тулы кыйммәтле гаилә бәхетеннән мәхрүм хатын әлеге җитешсезлекне кунаклар белән спиртлы эчемлекләр эчү белән тулыландыра. Кунаклар арасында чит ир-атлар еш була. Болар барысы да аның унбер яшьлек кызы күз алдында эшләнә. Ваемсыз ананы ата-ана вазифаларын тишенчә үтәмәгән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарталар. Әмма эчемлекле табыннар дәвам итә. Шунлыктан Лаеш районының опека һәм попечительлек буенча сектор хезмәткәрләре карар кабул итәләр: гражданка Н.ны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итүне сорап судка документлар бирергә. Кызын, кадерле кешесен югалту куркынычын аңлагач кына хатын-кыз акылга килә. Һәм эш каралу вакытына үзенең тормыш рәвешен тулысынча үзгәртә. Үз дәгъвасыннан баш тартканда опека буенча сектор вәкиле шуннан чыгып эш итә. Ә Лаеш балалар йорты һәм прокуратура хезмәткәрләре аны яклап чыгалар. Суд карары белән эш башкару туктатыла.
    Менә шундый охшаш һәм төрле булган ике тарих. Алар бер үк төрле башлана: ташланган балалар, шәхси тормышны көйләү, спиртлы эчемлекләр куллану... Ләкин азагы төрле.
    Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, ташланган балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә кызганыч. Шундый вакыт җитәр: әлеге хыянәт өлкәннәр иңенә авыр йөк булып ятар. Үкенү көне килер. Ләкин соң булмасмы икән?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: