Кама ягы
  • Рус Тат
  • Авыл тормышы

    ТР Лаеш районы оешуның 90 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында махсус "Сельские зарисовки" проекты эшли башлады, аның барышында район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина һәм район Советы һәм башкарма комитетының матбугат секретаре Рәсим Хаҗиев торак пунктлар турында материал сайлау максаты белән авыл җирлекләрендә булалар. Аларны авылның барлыкка килү тарихы, аның социаль-икътисади...

    ТР Лаеш районы оешуның 90 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында махсус "Сельские зарисовки" проекты эшли башлады, аның барышында район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина һәм район Советы һәм башкарма комитетының матбугат секретаре Рәсим Хаҗиев торак пунктлар турында материал сайлау максаты белән авыл җирлекләрендә булалар.

    Аларны авылның барлыкка килү тарихы, аның социаль-икътисади торышы һәм авыл нигезе булган кешеләр кызыксындыра. Соңыннан әлеге материаллардан Лаеш районы турында китап чыгару планлаштырыла. Ә "Кама ягы", үз чиратында, проектны күзәтәчәк һәм җыелган мәгълүматны үз битләрендә бастырачак.

    Татар Янтыгы авылы

    Барлыкка килү тарихы

    Татар Янтыгы авылы район үзәгеннән - Лаеш шәһәреннән 35 километр һәм Татарстан Республикасы башкаласы Казаннан 52 километр ераклыкта урнашкан. Казан ханлыгы чоры авыллары исемлегендә Брыска елгасы (1565 елда Бушлык исеме телгә алына) ярындагы авыл искә алына. XVI гасырның икенче яртысы һәм XVII гасыр уртасындагы Казан краеның тарихи мәгълүматларында Янтык бушлыгы (киңлеге) исеме очрый. 1766 -1861 елларда үткәрелгән Генераль ызан документларында авылда керәшен татарлары яшәгәнлеге искә алына. Артемьев бастырган белешмәлектә авыл Брыска елгасы ярында урнашкан, диелә. 126 хуҗалыкта 594 ир кеше һәм 382 хатын-кыз яши, мәчет була. Д.А.Корсаков белешмәлегендә авылда ясак түләүче 122 татар яшәве билгеләнә. К.П.Берстель мәгълүматлары буенча, авылда 1235 татар яшәгән.

    Башта Татар Янтыгы авылы Смолдеярово авылы урынында урнашкан була. Казанны Явыз Иван яулап алганнан соң чукындыру сәясәте башлана. Татарлар христиан динен кабул итәргә теләмиләр һәм олы юл яныннан качалар. Хәзерге авыл урынында үтеп чыга алмаслык урманнар һәм сазлыклар була. Өч ир-ат урман төпли һәм монда урнаша. Алар төрле кабиләдән була. Мәнәй Бохаретдин - татарлардан, Садыйк - калмыклардан, Камалетдин - казак кабиләсеннән. Шуңа күрә авылны башта Җыентык дип атыйлар, аннан соң, әйтергә уңайлы булсын өчен Җантык диләр. Ә соңрак кешеләр аны Янтык дип атый башлыйлар. Революциягә кадәр авылда ике мәчет була. Тарихи вакыйгалар Янтыкка да килеп җитә, Нурмый исемле кеше аларның манараларын кисеп төшерә. Соңрак ул сәер үлем белән вафат була. Бер мәчетне Корноухово авылына күчерәләр, аннан хастаханә салалар. Икенче мәчет авылда кала, анда мәктәп ачалар. Хәзерге вакытта ул квартир буларак файдаланыла.

    Беренче мәчетнең имамы Садретдин Хәмзин - нык, көчле һәм сәламәт кеше була. Аның турында 80 яшендә дә Казанга җәяү йөргән дип сөйлиләр. Олы яшьтә булуына карамастан, 18 яшьлек кызга өйләнә, аннан алты баласы туа. Хәмзиннәрнең өлкән уллары Мөхәммәт күчмә театрда уйный, хәтта аның директоры була. Улларының берсе Габдрахман авылның беренче укытучысы булган. Хезмәт сөючән, акыллы кеше буларак, шул елларда ук гаиләсе өчен ике катлы йорт төзи. Сталин хакимлеге елларында Габдрахманның улы Колымага сөрелә, кызы күптән түгел вафат. Садретдин Хәмзиннең ир-туганнары да күрше авылларда мулла булалар, кешеләр алар турында яхшы хатирәләр саклыйлар. Авылга нигез салган кешеләр династияләре безнең көннәрдә дә дәвам итә.

    Расим Хазиев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: