Кама ягы
  • Рус Тат
  • Балачак имин булырга тиеш

    Лаеш районында ТРда балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчеләре катнашында республика семинар-киңәшмәсе үтте. Кунакларны Лаеш балалар йорты кабул итте.

    Семинар алдыннан анда катнашучылар балалар йортында тудырылган шартлар белән таныштылар. Экскурсия кунакларга зур тәэсир итте. Аннан соң танышу булды – килүчеләр арасында “яңалар” да бар иде, алар күптән түгел генә балалар язмышы өчен җаваплылык алганнар.

    Семинар-киңәшмә эшен бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина ачты. Ул Татарстанда бала хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау эшчәнлеге хакында сөйләде. Семинарда катнашучылар эшчәнлегендә мөһиме – бала мәнфәгатьләрен саклау. Гүзәл Любисовна балаларның ятим калуында гаиләдәге хәлләр сәбәпче дип исәпли. Республикада тормышка ашырыла торган проектларга игъбар итте: “Аеклык ноктасы”, “Иҗтимагый балаларны кабул итү урыны” һәм башкалар. Тәрбиягә алган гаиләләрдәге балаларның милек хокукларын искәртте; бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчеләре һәм башкалар турында сөйләде.

    Гүзәл Удачина: “Гаиләдәге хәлләр – балаларның ятимлегенә китерә торган сәбәп”.

    Чыгыш ясаучы республикада балалар үлеме кимүенә басым ясады.

    -Әмма балалар белән үзеңне суда, янгын вакытында, юлларда ничек тотарга кирәклеге турында күбрәк сөйләшергә кирәк. Ата-аналар белән кечкенә балаларны күзәтүчесез калдырмау кирәклеге турында аңлату эшләре алып бару зарур, - диде Гүзәл Любисовна үз ярдәмчеләренә.

    Ул 1 июньнән Бөтенроссия “Балачак иминлеге” акциясе башлануы хакында искәртте. Анда МЧС, ЭЭМ, мәгариф, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек катнаша. Акция барышында балалар мәктәп яны һәм шәһәр читендәге лагерьлар иминлеккә тикшереләчәк. Комиссия әгъзалары балалар белән үзеңне суда имин тоту турында әңгәмәләр үткәрәчәкләр, беренче медицина ярдәме күрсәтү турында сөйләячәкләр.

    Аннан соң бүләкләү һәм таныклыклар тапшыру булды.

    Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчеләренә катлаулы һәм мөһим эшләре өчен рәхмәт белдерде.

    -Кыен гаиләләр белән эшләүнең бердәм технологияләре юк. Һәр очракта индивидуаль якын килү таләп ителә, - дип басым ясады Татьяна Петровна. -  Сез адреслы ярдәм күрсәтәсез.

    Семинар программасында Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина чыгышы, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгенә бару, Лаеш ягы музеена экскурсия һәм башкалар бар иде.

    -Мондый семинарлар бик тә кирәк, - анда катнашучыларның фикере шундый.

    Фотоларны сайтта “Фотогалерея” рубрикасыннан карагыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: