Кама ягы
  • Рус Тат
  • Башта тавыш бирү, аннары -туй

    Сокуры авылындагы сайлау участогында кәләшне күркәм туй киеменнән елмаю белән каршы алдылар.

    Яшь пар башта эш, ә аннары туй дигән карарга килгән. Сокурыда яшәүче, яшь кыз Алинә Сибагатова сайлау участогына ЗАГСка барышлый юл тоткан.

    Июнь аенда аларның никахлары булган, ә Татарстан Президентын сайлау буенча тавыш бирүнең беренче көнендә туй ясаганнар.

    2020 елның 11 сентябрендә Казанда халык арасында "Кәсә" исемен йөртүче "Казан" гаилә үзәгендә теркәлгән әлеге никахны теркәүнең алдагы тарихы менә шундый.

    Сайлау көнендә туй үткәргәннәр икән, гаиләгә нык һәм бәхетле булырга тиеш, диләр. Сезгә мәхәббәт һәм аңлашып яшәү, яшь парлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: