Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бергәләп уку күңелле

    Каипы авылы мәктәбе һәм китапханәсе тыгыз бәйләнештә эшли. Китапханәче Дамирә Сәгъдиева - күп кенә танып белү һәм күңел ачу чаралары инициаторы. Дүртенче сыйныф укучылары өчен "Юбиляр китаплар" сыйныф сәгате аларның берсе булды. Авыл китапханәчесе балаларны Троепольский, Гайдар, Фраерман һәм Твен әсәрләре геройлары белән таныштырды. -Безнең балалар "Бим" тарихы, "Голубая чашка"ның...

    Каипы авылы мәктәбе һәм китапханәсе тыгыз бәйләнештә эшли.

    Китапханәче Дамирә Сәгъдиева - күп кенә танып белү һәм күңел ачу чаралары инициаторы. Дүртенче сыйныф укучылары өчен "Юбиляр китаплар" сыйныф сәгате аларның берсе булды. Авыл китапханәчесе балаларны Троепольский, Гайдар, Фраерман һәм Твен әсәрләре геройлары белән таныштырды.

    -Безнең балалар "Бим" тарихы, "Голубая чашка"ның намуслы һәм кыю геройлары, "Дикая собака Динго" повестендә сурәтләнгән мәхәббәт тарихы турында хикәяләрне кызыксынып тыңладылар, - дип сөйли башлангыч сыйныфлар укытучысы Наҗия Вәгыйзова. - Дамирә Сәгъдиева проект эше өчен материал сайлаган.

    Мәктәп укучылары "Чиста су" викторинасы сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Агния Бартоның 110 еллыгына багышланган "Уенчыклар. Шигырьләр. Рәсемнәр" уен дәресенә актив кушылдылар.

    -Мондый кызыклы очрашулардан соң китапханәгә тагын киләсе, китап аласы һәм укыйсы килә, - диләр укучылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: