Кама ягы
  • Рус Тат
  • “Безгә икмәк бирегез!”

    90 ел элек илебез территорриясендә гражданнар сугышы тәмамлана һәм яңа тормыш башлана. Сугыш Казан губернасы крестьяннарына зур икътисади зыян китерә. 1920 елда уңышның аз булуы хәлне тагын да начарлата. 1919 ел белән чагыштырганда җан башына ипи куллану күләме 77 процентка кими (1919 елдагы 13 пот урынына 1920 елда 3 пот...

    1921 елның язында Лаеш кантонында ачлык башлана. 10 нчы майда кантонда район азык-төлек комитеты складларыннан икмәк өләшүне таләп иткән дулкынланулар башлана. Лаешка волостьлардан крестьяннар килә, аларга Лаеш солдаткалары, милиционерлар хатыннары кушыла. Алар район азык-төлек комитетын чолгап алалар, икмәк таләп итәләр. Шул ук вакытта шәһәргә таба башка волостьлардан меңгә якын кеше килә. Алар янына кантон хәрби комиссары Семенов, башка җаваплы хезмәткәрләр чыга. Крестьяннар совет хезмәткәрләренең тупас мөнәсәбәтләренә, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдәге тәртипсезлекләргә зарланалар. Алар мәктәпләр һәм балалар бакчаларына тәртипләре шикле кешеләр җитәкчелек итүне, икмәк бүлүгә күзәтчелек итмәү-ләрен, үзләре өчен генә яшәүләрен әйтәләр. Крестьяннарны тынычландыра алмыйлар.

    14 май көнне азык-төлек комитеты бинасына икмәк бирүләрен таләп итеп 300 кеше килә. Шул ук көнне Чирпы һәм Державино волостьларыннан килгән 500 кеше кантон башкарма комитеты бинасын чолгап ала. Алар янына кантон башкарма комитеты рәисе Зуев чыга. Аны кыйныйлар һәм ул кача. 14 майда Балык Бистәсе өязендә тәртипсезлекләрдә 800 кеше катнаша, алар район азык-төлек комитеты бүлек мөдире иптәш Бикиевны каты кыйныйлар. 25 кешедән торган милиционерлар отряды митингка килүчеләрне куып тарата һәм 50 кешене кулга ала. Өязләрдә икмәк запасларын рөх-сәтсез тартып алулар башлана.

    Шул ук көнне кантон башкарма комитеты хәрби хәл игълан итә, өлкә башкарма комитеты бюросы һәм Татарстан республикасы совнархозы Лаеш кантонына кантон башкарма комитеты рәисе (Зуев), кантон башкарма комитеты секретаре (Капралов) һәм Мусаткин составында крестьяннар дулкынланулары уңаеннан совет һәм партия эшенә рәсми булмаган җитәкчелек итү өчен административ "өчлек" оештыру максатыннан иптәш Мусаткинны җибәрә. Лаешка ул 15 майда килә һәм 1921 елның 28 маена кадәр эшли. "Өчлек"нең беренче утырышында кантон хәрби комиссары Семенов чыгыш ясый. Ул кантон территориясендә армия көчләре булуы турында хәбәр итә. Өчлек Семеновка җыелма отрядка командалык итү, аны хәрби тәртипкә китерүне һәм отрядта хәрби вакыт дисциплинасы урнаштыру эшен тапшыра. Ул учреждениеләрдән атлар мобилизацияләргә һәм иң элек Державино волостеннан крестьяннарның Лаешка килүләренә юл куймаска тиеш була. Шулай ук кантонны 4 районга бүлү карары да кабул ителә. Һәр районга уполномоченныйлар билгелиләр, алар мәгълүмат бирүчеләр белән тыгыз бәйләнештә эшләргә, эшләр торышы турында кантком политбюросына хәбәр итәргә, төркемнәр җитәкчеләрен һәм котыртучыларны кулга алу юлы белән аерырга тиеш булалар. Районның азык-төлек комиссарларына тиз арада "халыкны ашату өчен" азык-төлек ресурслары турында мәгълүмат әзерләргә кушалар. Утырышта авыл һәм волость советларын сугыш чоры законнары буенча территорияләрдә тәртип саклау өчен җаваплы дип искәртәләр. Шул ук көнне РКП(б)ның кантон комитеты утырышы үтә, анда хәл катлаулану уңаеннан кораллы көчләрне туплау, сәяси эшләрне көчәйтү һәм совет аппаратларын ныгыту турында карар кабул ителә. Чуалышлар нигездә Чирпы, Державино һәм Лаеш волостьларына кагыла.

    Шул көннәрдә барлык авыл Советлары яңадан сайлана; ачтан интеккән халыкка запасларны яңа-дан бүлү юлы белән икмәк бирәләр (өчлек мәгълүматлары буенча, кантонда аз тәэмин ителгән халыкка аз күләмдә булса да яңа уңышка кадәр бирү өчен җитәрлек күләмдә икмәк була); Лаешта шәһәр Советы сайлана. Хакимиятнең җирле органнарын ВКП(б) әгъзалары белән ныгыталар һәм аларның үзара эшчәнлеген оештыралар. Болганышларда актив катнашучыларны, шулай ук Чирпы волосте башкарма комитеты рәисен һәм Чирпы, Имәнкискә авыл Советлары рәисләрен кулга алалар. "Лаеш кантонының барлык гражданнарына" өндәмә чыгарыла, анда: "...кыр эшләре вакыты, соңрак урак өсте җитә... 1920 елда совет Россиясендә игеннәр уңмау эшчеләр һәм крестьяннарның азык-төлек хәлен катлауландырды...Билгеләнгән разверстка натураль салым урынына ике мәртәбә ким (424 млн. пот урынына 240 пот)... Без шуны истә тотарга тиешбез, эшчеләр һәм крестьяннарның уртак тырышлыгы белән генә без бу хәлдән чыгарга тиешбез..."- диелә.

    27 майга кантонда хәлләр тынычлана. Өчлек җитәкчесе Мусаткин Татарстан республикасы җитәкчелегенә отчетында җирле хакимият дулкынланулар башлангач куркып кала, кайбер җаваплы җитәкчеләр кача, кантон башкарма комитеты аппараты йомшаклык һәм эшкә сәләтсез булуын, кантон авылларындагы чын хәлне белмәвен күрсәтте, дип билгеләп үтә. Әгәр инициатива һәм оештыру сыйфатлары күрсәтелсә чуалышлар да булмас иде.

    Ул еллардагы вакыйгаларны өйрәнеп шундый нәтиҗәгә киләсең: иң мөһиме, мондый тарих беркайчан да кабатланмасын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: