Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

“Безнең 25 тавыгыбыз бар!“

Җәйге кызу чор - шәхси ярдәмче хуҗалыкта да, участок хуҗаларын бакчада күрә алган санаучыларга да эш күп. Диана Трусенева статистика хезмәткәрен ап-ак кәҗәләре янында каршылады, ә алары кунакларны кызыксынып күзәтте. -Безнең "экоферма"да гаиләнең бар әгъзалары эштә, хәтта өч яшьлек Фаддей да читтә калмый, - диде хуҗабикә. - Чит кеше хезмәтеннән...

Җәйге кызу чор - шәхси ярдәмче хуҗалыкта да, участок хуҗаларын бакчада күрә алган санаучыларга да эш күп.

Диана Трусенева статистика хезмәткәрен ап-ак кәҗәләре янында каршылады, ә алары кунакларны кызыксынып күзәтте.

-Безнең "экоферма"да гаиләнең бар әгъзалары эштә, хәтта өч яшьлек Фаддей да читтә калмый, - диде хуҗабикә. - Чит кеше хезмәтеннән файдаланмыйбыз - барысын да үз көчебез белән башкарабыз.

Олы улы Лука әнисе белән санаучыга утыртмалар мәйданын, җиләк-җимеш куаклары һәм күпьеллык үсемлекләр санын әйтеп бирде. Ул өйдә төп кош караучы.

-Безнең 25 тавыгыбыз бар, - дип хәбәр итте горурланып унике яшьлек ярдәмче, - һәм мин алар өчен җаваплы.

Ирле-хатынлы Диана һәм Михаил Трусеневлар ярдәмче хуҗалыкны 2004 елда булдырганнар. Каз һәм тавыклардан башлаганнар. Барысы уйламаганда килеп чыккан. Беренче балаларын аллергия чиреннән коткару өчен җәй көне Луканы дачага алып киләләр, ә көз көне шәһәргә кайтмаска уйлыйлар. Кәҗә сөте һәм саф һава бәләкәчкә уңай тәэсир итә, ул күзгә күренеп ныгый, үсә, ә иң мөһиме - савыга.

2012 елда гади кәҗә алып җибәрәләр. Соңрак тагын берне алырга хәл итәләр. Әмма инде заанен токымлыны. Әкренләп шактый мул продуктлы мөгезсез хайванны үрчетү белән шөгыльләнә башлыйлар. Бераздан Диана Фердинандовна сыр ясауны үзләштерә.

-Тәҗрибә һәм осталык еллар буе туплана, - дип елмая өч малай әнисе. - You Tube буенча сыр ясап булмый, чөнки һәр рецепт серле чемодан кебек, һәркайсының "икенче төбе" бар.

Санаучының продукцияне сату турындагы соравына, Лука шунда ук, продукцияне бакчачылык ширкәтендәге күршеләренә үзе илтүен әйтеп бирде. Ә әнисе мини-ферманың сөт, йогурт, йомырка һәм, әлбәттә, сыр җитештерүдән табыш алуын өстәде.

Мәгълүматларны планшетка кертеп, Лаеш районы статистика бүлеге хезмәткәре Оксана Шишмарова сайлап санау өчен күрше бакча участокларына юнәлде.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгында санау 2016 елның 15 августына кадәр дәвам итә, ә зәңгәр формалы санаучының сезнең участокка да килүе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район