Кама ягы
  • Рус Тат
  • Безнең буынга эләкте инде

    Җиңү көне хөрмәтенә салютлар күптән яңгырады. 1945 елның мае бездән һаман ерагая. Ә хәтер тагын ул еллар вакыйгаларына кире кайтара. Безнең редакциягә Лаеш районында яшәүче Виктор Лушанин мөрәҗәгать итте: -Сез сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында күп язасыз. Минем дә әнием турында сөйлисем килә. Сугыш чорының бар авырлыгы хатын-кызлар иңенә төште...

    Җиңү көне хөрмәтенә салютлар күптән яңгырады. 1945 елның мае бездән һаман ерагая. Ә хәтер тагын ул еллар вакыйгаларына кире кайтара.

    Безнең редакциягә Лаеш районында яшәүче Виктор Лушанин мөрәҗәгать итте:

    -Сез сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында күп язасыз. Минем дә әнием турында сөйлисем килә. Сугыш чорының бар авырлыгы хатын-кызлар иңенә төште бит.

    Бүген без авыл малаеның сугыш чоры балачагы турында истәлекләрен бастырабыз. Гади генә сүзләр, әмма аларда шулкадәр моң-зар.

    -Минем әнием Агафья Егорова Лушанинага ике ат билгеләнгән иде. Мин үзем ат утарына тугыз яшемнән йөрдем. Бервакыт атларны - Майка һәм Зорьканы буага алып бардым. Ә анда давыл күтәрелде, атлар дулап китте. Мин кычкыра башладым. Атлар суга кадәр барып җиттеләр дә тукталдылар. Ул чакта нык курыккан идем.

    Печән чабуда катнашырга да туры килде - әни үзе белән алды. Әти сугышның беренче көннәрендә үк хәбәрсез югалды. Безнең буынга эләкте инде.

    Авылда бер генә ир кеше дә юк. Мичкә ягу өчен утынны үзебез әзерләдек - корыган агачларны алырга рөхсәт итәләр иде. Ә утын беткәч, я түбә саламын яктык, я камыш җыйдык.

    Мәктәптә каурый каләм белән яздык, аны таякка я карандашка бәйли идек. Дәфтәрләр җитми, кәгазьне ничек кирәк алай табабыз. Ә ул тупас, кайрыдан таплар кала. Дәреслекләр белән дә проблема - берничә кешегә бер китап.

    Дәресләрне керосин лампасы яктысында әзерләдек. Кием юк иде, нәрсә бар шуны кидек. Аяклар чебили, әни аларга глицерин тидерә иде. Безгә пальто, итек, баш киеме алу өчен әни сөт җыя, кайната, чанага төйи дә җәяү 45 км ераклыктагы Казанга китә. Өшегән бәрәңге, кузгалак, җиләкләр ашадык. Ачлык елны балалар күп итеп җиләк ашап урманда ук үлеп калдылар. Бер гаиләдә биш бала идек. Басудан башак җыеп кайттык, гәрчә эләксәң аңлату белән генә котылып булмасын да аңладык. Кул тегермәннәре ясап орлык тарттык, ул оннан юкалар пешердек. Алабута җыйдык. Үлән ашап үстек...

    Без сыер тоттык, 30 сутый җиргә бәрәңге утырттык - шул безне ач үлемнән коткарды да. Ишегалдында тавыклар йөри. Алар ничек исән калгандыр - билгесез. Терлекләрне ашатырга азык табу да проблема. Кышын сыер ачтан үлмәсен өчен түбәдән салам алып, аны турап, тоз сибеп сыерга ашаттык.

    -Әни авырып ятканда, син сыерга салам турадың һәм еладың, - дип сөйли иде апам.

    Авыр хезмәттән әниебез вафат булды. Апамны балалар йортына җибәрделәр, мине - 1 нче махсус һөнәр училищесына. Анда балалар йортыннан килгән балалар гына иде. Дүрт ел укып бик яхшыга тәмамладым. Бер ел эшләдем һәм армиягә киттем. Ә аннан комсомол путевкасы белән Казахстанга эләктем. Анда гаилә кордым. Хәзер туган якка кире кайттым. Әнием Державинода җирләнгән. Әтиемне эзләүне дәвам итәм. Аның каберенә дә барасы килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: