Кама ягы
  • Рус Тат
  • Безне саклаучылар өчен бәйрәм

    Лаешта эчке эшләр органнары көнен киң колач белән билгеләп үттеләр. Район мәдәният йортына концертка хәзерге вакытта эшли торган полицейскийлар һәм хокук тәртибен саклау органнары ветераннары җыелды. РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлегендә 134 кеше хезмәт куя. Быел хокук саклау органнары сафы 15 яңа белгеч белән тулыланган, аларның җидесе гражданлык белгечлекләреннән килгән....

    Лаешта эчке эшләр органнары көнен киң колач белән билгеләп үттеләр.

    Район мәдәният йортына концертка хәзерге вакытта эшли торган полицейскийлар һәм хокук тәртибен саклау органнары ветераннары җыелды. РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлегендә 134 кеше хезмәт куя. Быел хокук саклау органнары сафы 15 яңа белгеч белән тулыланган, аларның җидесе гражданлык белгечлекләреннән килгән.

    -Лаеш районының үзенчәлеге закончылык һәм тәртип тәэмин итү буенча аерым җаваплылык йөкли, - дип мөрәҗәгать итте полицейскийларга район башлыгы Михаил Афанасьев. - Бурычыгызга тугрылык җиңел булмаган һәм җаваплы хезмәтне үтәү өчен ышанычлы нигез булыр.

    Оператив эшчәнлектә ирешелгән күрсәткечләре һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә өлеш кертүләре өчен тикшерүчеләр, участковыйлар, ЮХИДИ инспекторлары һәм полициянең башка хезмәткәрләре бүләкләнде. Район башлыгы һәм Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев аларга мактау грамоталары һәм премияләр тапшырдылар. Лаеклы ялга чыкканнарны да игътибарсыз калдырмадылар: эчке эшләр органнары ветераннарын рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән билгеләделәр.

    Полицейскийлар алдында ТР ЭЭМның "Хорошее настроение" вокаль ансамбле, "Фантазия" музыкаль төркеме, дирижеры майор Вадим Кравчук җитәкчелегендә РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең 5561 хәрби часте оркестры чыгыш ясады. Артистларны тамашачылар залында озакка сузылган алкышлар белән каршыладылар.

    Бәйрәм булуга карамастан, полицейскийлар хезмәте бер генә минутка да тукталмый. Чөнки аларның ярдәме теләсә кайсы вакытта кирәк булырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: