Безнең тату гаилә
Узган атнада Лаешның 2 нче мәктәбе беренче сыйныфында "Гаилә бәйрәме" үтте. Аның оештыручысы - әлеге татар сыйныфының класс җитәкчесе Гөлнур Хуҗәхмәтова. Ул үз сыйныфларының бер зур һәм тату гаилә булуын, аңа балалар гына түгел, ә әти-әниләр дә керүен күрсәтергә теләгән. Гөлнур Мансуровна әти-әниләргә, туган җиргә һәм туган илгә мәхәббәт һәм...
Узган атнада Лаешның 2 нче мәктәбе беренче сыйныфында "Гаилә бәйрәме" үтте. Аның оештыручысы - әлеге татар сыйныфының класс җитәкчесе Гөлнур Хуҗәхмәтова. Ул үз сыйныфларының бер зур һәм тату гаилә булуын, аңа балалар гына түгел, ә әти-әниләр дә керүен күрсәтергә теләгән.
Гөлнур Мансуровна әти-әниләргә, туган җиргә һәм туган илгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүче шигырьләр һәм җырлар сайлаган. Бәйрәмдә балалар түгәрәк җитәкчеләре Роза Фатыйхова куйган музыкага ияреп "Капкалы", "Чума үрдәк, чума каз", "Йөзек салыш", "Парлы уен" кебек халык уеннары уйнадылар, һәркемгә якын татар җырлары җырладылар. Бу укучыларга үзләренә якын һәм аңлаешлы телдә халкыбызның үткәне белән танышу мөмкинлеге бирде.
Әти-әниләр дә читтә калмады. Алар бишек җырлары җырладылар, курчаклар биләделәр, кечкенә бала карау күнекмәләрен искә төшерделәр. Балалар әти-әниләренә горурланып карап тордылар, алар өчен җан аттылар һәм алкышлар белән аларга көч бирделәр.
Мәктәп директоры Анна Аптралова класс җитәкчесенә, укучыларга һәм вожатыйлар-сигезенче сыйныф укучыларына кызыклы чара өчен, ә әти-әниләргә хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Милли белем бирү мәсьәләләре буенча директор урынбасары Зөлфия Газизуллина мондый чараларның балалар тәрбияләүдәге әһәмиятен билгеләп үтте. Ул балаларның лаеклы кешеләр булып үсүләрен һәм һәрчак ата-аналарын сөендереп яшәүләрен теләде. Бәйрәмне чәй табыны артында дәвам иттеләр, анда әти-әниләр әңгәмә корды һәм киләчәккә планнар турында фикер алышты.
Татар сыйныфының класс җитәкчесе укучыларда рухи һәм милли мираска хөрмәт тәрбияли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 12:59Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.33300
-
10 август 2022 - 15:31Теле ачылганчы бии башлаган Өч яшьлек София Стефаненко Казанның “Әкият” курчак театры сәхнәсеннән тамашачылар күңелен җәлеп итте.48300
-
10 август 2022 - 13:18Мәктәп урманчылыклары слетында лаешлылар лаеклы чыгыш ясадылар 27 июльдән 29ына кадәр Кукмара районының Лубян поселогында Татарстан мәктәп урманчылыклары слеты булды.49800
-
10 август 2022 - 10:23Әлфия Шәвәлиева: “Мин – бәхетле кеше” Лаеш районы талантлы, эш сөючән, үз якларын яратучы кешеләргә бай. Державино китапханәсе китапханәчесе Әлфия Шәвәлиева шуларның берсе.51200
-
9 август 2022 - 15:47Сокурыда мәчет территориясендә чишмә ачылды Сокурыда “Юлчы” мәчете территориясендә “Чишмә” (“Родник”) проекты кысаларында чишмәне тантаналы ачу булды.53000
-
9 август 2022 - 13:04Мәскәү хәйриячеләре лаешлылар янында Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр янында Мәскәү хәйриячеләре кунакта булды.51800
-
9 август 2022 - 10:17Бозучыларга 2шәр мең сум штраф салдылар Лаеш районы башкарма комитетында административ комиссиянең чираттагы утырышы булды.53300
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.5500
-
13 май 2022 - 16:43Бессмертный полк в Лаишево 9 мая 2022 года
-
7 август 2022 - 15:54Суда ял иткәндә иминлекне саклагыз2022 ел җәй сезоны дәвамында 50гә якын кеше су коенганда йөзеп чыга алмады.55300
-
10 август 2022 - 10:23Әлфия Шәвәлиева: “Мин – бәхетле кеше” Лаеш районы талантлы, эш сөючән, үз якларын яратучы кешеләргә бай. Державино китапханәсе китапханәчесе Әлфия Шәвәлиева шуларның берсе.51200
-
10 август 2022 - 13:18Мәктәп урманчылыклары слетында лаешлылар лаеклы чыгыш ясадылар 27 июльдән 29ына кадәр Кукмара районының Лубян поселогында Татарстан мәктәп урманчылыклары слеты булды.49800
-
10 август 2022 - 15:31Теле ачылганчы бии башлаган Өч яшьлек София Стефаненко Казанның “Әкият” курчак театры сәхнәсеннән тамашачылар күңелен җәлеп итте.48300
-
11 август 2022 - 12:59Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә.Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.33300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции - kamskaja-nov.dir@tatmedia.com
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика