Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бәхетле кеше музыкаль үзәк алды

    Кама буенда Яшьләр көнен шимбәдә бәйрәм иттеләр. Ул балалар өчен уен программасыннан башланды, ә кич белән кәгазь фонарьлар җибәреп төгәлләнде. Эссе көн һәм салкынча су - бәйрәм үткәрү өчен иң яхшы урын. Кыю балалар викториналар һәм конкурсларда катнаштылар. Теләкләре булганнар үз җитезлекләрен һәм тизлекләрен күрсәтә алган күңелле эстафета да булды....

    Кама буенда Яшьләр көнен шимбәдә бәйрәм иттеләр. Ул балалар өчен уен программасыннан башланды, ә кич белән кәгазь фонарьлар җибәреп төгәлләнде.

    Эссе көн һәм салкынча су - бәйрәм үткәрү өчен иң яхшы урын. Кыю балалар викториналар һәм конкурсларда катнаштылар. Теләкләре булганнар үз җитезлекләрен һәм тизлекләрен күрсәтә алган күңелле эстафета да булды. Әти-әниләр дистанцияне иң кечкенә спортчылар белән бергә уздылар.

    Берничә төркемгә бүленеп балалар пазллар җыйдылар, әкият сәхнәләштерделәр, ә соңыннан барысы бергә җырладылар һәм биеделәр.

    Ә ул арада волейбол ярышлары кызды. Пляжда медиклар, МЧС, лампа заводы, "Луч" җәмгыяте, Лаеш һәм Иске Пристань командалары көч сынашты. Спорт уеннары ял итүчеләрнең күбесен җәлеп итте.

    Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар тирә-якны күзәтеп хозурландылар. Ә карарлык нәрсәләр күп иде. Якында гына хуш исле шулпа әзерлиләр. Пешкән әйберләр, туңдырма, татлы мамык, кукуруз һәм төрле салкын сулар тәкъдим ителә. Балалар өчен комда батутлар , юлда мини-автопарк урнаштырылган. Пляж төрле кулчатырлар, җәймәләр белән капланган. Талгын җилгә һәм алмашынучан һава торышына карамастан, су коенучылар да шактый иде. Суда балалар, өлкәннәр чыр-чу килде. Аларны судан куып та чыгара алмадылар. Яшьләргә - бәйрәм, ял итүчеләргә - иркенлек.

    Яшьләр көне кичке күңел ачу программасы белән дәвам итте. Шәһәр халкын һәм кунакларны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев тәбрикләве бәйрәмгә ямь өстәде.

    -Без яшьләрнең ял итү урыннарын яхшырту өчен күп эшлибез: ике стадион төзибез, спорт мәйданчыклары булдырабыз. Шәһәргә төнге клуб, боулинг, кафе кирәк. Үз вакытында боларның барысы булачагына ышанам. Бу яр буен үстерү дә таләп ителә, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Михаил Павлович. - Ә бүген барыгызның кәефе яхшы һәм күтәренке булсын!

    Казанның "Weekend" кавер төркеме башкаруында музыка яңгырады. Заманча композицияләр сиксәненче еллардагы джаз һәм хитлар белән алышынды. Яшьләр утлар балкыган җәйге сәхнә янына җыелды. Өлкәннәр әкренләп йөрделәр, яшүсмерләр музыка тактына хәрәкәтләнделәр, ә балалар чирәмдә сикергәләделәр, әти-әниләре белән качышлы уйнадылар һәм велосипедта җилдерделәр. Пляжга караңгылык төшкән саен, яшьләрнең биюе кыза барды. Өлкән буын да калышмады.

    Программа викторина, конкурсларга бай иде. Лотереяда селфи өчен таяклар, кабартыла торган матрацлар,палаткалар һәм башка әйберләр уйнатылды. Бәхетле билет иясе кичәнең төп призы - музыкаль үзәк отты.

    Кәгазь фонарьлар җибәрү бәйрәмнең искиткеч мизгеле булды. Яр буеннан бәйрәм кунаклары төнге Лаеш күгенә очкан якты нокталарны күзәтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: