Кама ягы
  • Рус Тат
  • Болгарда рыцарь турнирлары үтте

    Болгарда беренче тапкыр "Бөек Болгар" фестивале узды, анда Россиянең һәм Татарстанның тарихи реконструкция клублары катнашты. Урта гасырлар азагында бу урыннарда булган сугыш күренешләре торгызылды. Рыцарьлар көрәшләрендә Алтын Урда, Русь һәм Европа сугышчылары катнашты. Әлеге мавыктыргыч шоуга Россиянең 30 төбәгеннән, Казахстаннан һәм Франциядән борынгы чор сугышчылары киеме кигән ир-егетләр килгән иде....

    Болгарда беренче тапкыр "Бөек Болгар" фестивале узды, анда Россиянең һәм Татарстанның тарихи реконструкция клублары катнашты. Урта гасырлар азагында бу урыннарда булган сугыш күренешләре торгызылды. Рыцарьлар көрәшләрендә Алтын Урда, Русь һәм Европа сугышчылары катнашты.

    Әлеге мавыктыргыч шоуга Россиянең 30 төбәгеннән, Казахстаннан һәм Франциядән борынгы чор сугышчылары киеме кигән ир-егетләр килгән иде. Фестивальдә Татарстанны 30 катнашучыдан торган тарихи клублар җыелма командасы тәкъдим итте. Күрсәтү көрәшләре махсус ярыш мәйданчыгында барды. Сезнең хәбәрчегез әлеге бәйрәмдә булды һәм борынгылык атмосферасына, ата-бабаларыбызның тормышы һәм көнкүрешенә чумды.

    Күрсәтелгән урынга без үзебез бардык. Спас районында юл ремонты "уңайлыкларын" татыдык. Килеп җитүгә шул аңлашылды: кызыклы булачак. Бар җирдә костюмнар кигән кешеләр очрады.

    Урта гасырлар чагылышының дөреслеге гаризада күрсәтелгән белән туры килә: түзеп булмаслык эссе, әмма катнашучылар мундирлардан йөриләр. Күпләр мех баш һәм аяк киемнәреннән иде. Нинди халыкның кайсы чорны тәкъдим итүен шунда ук билгеләп булмый. Әмма теге яки бу дәрәҗәдә тарихны белгән кеше монгол сугышчылары, рус витязьлары һәм тевтон рыцарлары костюмнарын таный ала.

    Төп күренешләр Җәмигъ мәчете белән Истәлек билгесе бинасы арасындагы мәйданчыкта булды. Катнашучылар һава шартларына карамастан сугышчан киемнәрдән чыгыш ясадылар. Һәр сугыш күренешеннән соң алар тизрәк шлемнарын сала. Ә ярдәмчеләре аларга ничек тә булса суынырга ярдәм итә иде. Шуңа күрә сугыш күренешләрен кыска итәргә карар кылдылар. Шуңа карамастан, алар тамашачыларны үзләренең мәһабәтлекләре белән шатландырды. Мәйданчыкка берничә дистә кеше җыелып команда көрәшләре үткәрелгәндә тагын да мавыктыргычрак булды. Профессионалларда мондый орышлар "бугурт" дип атала - сугышчылар "стенага стена" принцибы буенча көрәшәләр. Мондый ярышларда бик тиз җәрәхәтләнергә була.

    Бер рыцарьның кулындагы саклагычы төште. Аңа ярдәмгә килеп саклагычны скотч белән эләктерә башладылар. Көндәше моны күреп иң авырткан урынга сукты... Рыцарьга медицина ярдәме күрсәттеләр.

    Хатын-кызлар ярышларда тамашачы гына булмадылар. Алар бергә-бер көрәшләрдә ир-егетләр белән беррәттән чыгыш ясадылар. Тамашачылар: "Бу сугышчы чыннан да кыз кешемени?" - дип сорау бирештеләр. Уктан атучылар арасында нәфис затлар вәкилләре ярыш мәйданындагыдан күбрәк иде.

    Мин бер катнашучы белән сөйләшә алдым. "Сугыш киемнәре киеп йөрү авыр түгелме?" - "тевтончы"дан сораган беренче соравым шул булды.

    -Хәзер юк инде, ияләштем. Ә гомумән алганда тимер күлмәкне, саклагыч элементларны, шлемны, калкан белән кылычны, шулай ук тыгыз тукыма әйберләрне дә кертеп бер мундир авырлыгы 20-50 килограмм тәшкил итә, - дип җавап бирде Ижевскиның "Стезя" хәрби-тарихи клубы катнашучысы Вячеслав Вершинин. - Салкын корал кайралмаган, әлбәттә, - бу орышның төп шарты. Әмма бәрелү- сугылулар булу бик мөмкин.

    Өчтән биш сәгатькә кадәр, көрәшләр арасында оештыручылар арган һәм эсселектән хәлсезләнгән сугышчыларга һәм тамашачыларга ял итү мөмкинлеге бирделәр. Бу вакытта теләге булганнар чып-чын урта гасырлар җирлеге буйлап йөри алды. Тарихи лагерьда киез йортлар, чатырлар һәм палаткалар куелган. Сыйланырга яратучылар урта гасырлар кухнясын татып карады. Пешекчеләр ышандыруы буенча, барлык ашлар кагыйдәләрне җиренә җиткереп әзерләнгән: учакта балчык һәм агач савыт-сабада. Минюда юкага төрелгән сарык ите, әйрән, кыздырылган бытбылдыклар, кабан дуңгызы ите, пылау һәм башкалар бар иде.

    Фестивальдә шулай ук ярминкә эшләде, күңел ачу мәйданчыклары оештырылды. Гадәти урта гасырлар биюләре, прәннекләр буяу, каеш үрү һәм башкалар буенча осталык сәгатьләре булды. Кунаклар уктан, арбалеттан атып, сөңге ыргытып карый алды.

    Сезнең хәбәрчегез, вакыт ягы кысан булу сәбәпле, әлеге тылсымлы урында бары тик тәүлеккә якын гына була алды. Ә фестиваль ике тәүлек дәвам итте. Өйгә кайткач Лаеш районында да моның кебек фестивальләр үткәрергә була бит, дигән фикер килде. Табигать бездә шулай ук матур, ә кешеләр шундый ук кунакчыл.

    Катнашучылар барлык киемнәрен үзләре ясыйлар.

    Бер көбә күлмәк үрү өчен 300 метрга кадәр тимерчыбык һәм берничә айлык хезмәт таләп ителә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: