Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бозлы су тозагыннан котылырга мөмкин

    "Кама ягы"ның узган санында коткаручылар сулыклардагы юка бозның ничек куркыныч булуы турында сөйләделәр. Шулай да сез салкын суга эләктегез икән, нәрсә эшләргә соң? Россия МЧСның ГИМС Лаеш инспекторлык участогы җитәкчесе Александр Пыренков уңышсыз балыкчыларны коткаруда бер генә катнашмаган һәм экстремаль хәлдә нәрсә эшләргә кирәген белә. -Әгәр сез бозга чыгасыз икән,...

    "Кама ягы"ның узган санында коткаручылар сулыклардагы юка бозның ничек куркыныч булуы турында сөйләделәр. Шулай да сез салкын суга эләктегез икән, нәрсә эшләргә соң?

    Россия МЧСның ГИМС Лаеш инспекторлык участогы җитәкчесе Александр Пыренков уңышсыз балыкчыларны коткаруда бер генә катнашмаган һәм экстремаль хәлдә нәрсә эшләргә кирәген белә.

    -Әгәр сез бозга чыгасыз икән, иң мөһиме - аның ныклыгына инану, - дип аңлата Александр Викторович. - Тапталган сукмаклардан читкә тайпылмагыз. Үзегез белән озын нык таяк алыгыз, бозга суккалап карагыз һәм шикле урыннарны әйләнеп үтегез. Тотрыксызлык билгеләре (чатнау тавышы, боз сыгылу, боз өстендә су) барлыкка килә икән, кичекмәстән ярга чыгыгыз, аякларыгызны киң аерып, боздан шудырып атлагыз. Шуышып кына хәрәкәтләнергә дә мөмкин. Кешеләрнең һәм йөкләрнең бер җиргә туплануын булдырмагыз, зур булмаган мәйданда күпләп бәкеләр тишмәгез - бу очракта бозга авырлык күп тапкырга арта.

    Салкын суга төшеп киткәнсез икән, өметсезлеккә бирелмәгез: сезнең котылу өчен яхшы мөмкинлекләрегез бар. Моны ничек дөрес эшләргә икәне турында профессионал сөйли.

    -Ни генә булмасын, каушап калмагыз! - дип искә төшерә Александр Пыренков. - Үзеңне кулда тота алмау - үлемгә юл дигән сүз. Авыр әйберләрне ташларга һәм кулларны киң җәеп боз кырыена таянырга тырышыгыз. Бозны ватмаска тырышып, аңа күкрәгегез белән ятыгыз, аякларыгызны чиратлап күтәрегез һәм судан чыгарыгыз. Башыгызны су өслегеннән югары тотыгыз, ярдәмгә чакырыгыз. Әгәр мөстәкыйль төстә боз өстенә чыга алгансыз икән, торып басмагыз һәм йөгермәгез - яңадан боз астына китәргә мөмкинсез.

    Коткаручылар килгәнче зыян күрүчегә судан чыгарга теләсә кайсы кеше ярдәм итә ала. Җайлап, ләкин тиз эш итәргә кирәк.

    -Суга батучының вакыты 5 минуттан артык түгел, аннан соң ул хәлсезләнә һәм су астына китә, - дип сөйли Александр Викторович. - Суга батучыга бау ыргытыгыз, таяк, чаңгы яки баскыч сузыгыз, ул аларга ябышырга тырышачак. Ахыр чиктә зыян күрүче янына шуышып килеп кул сузарга, киеменнән тотып тартып чыгарырга тырышыгыз. Берегез кешене судан чыгарырга маташканда, икенчегез коткаручылар чакырырга тиеш. Салкын судан тартып алганнан соң, зыян күрүчене җылытырга, коры кием кидерергә һәм кайнар чәй эчерергә кирәк. Газетаның киләсе саннарының берсендә коткаручылар боз ярдан аерылып киткәндә нишләргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: