Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бөтендөнья Халык көне

    Бу истәлекле дата Җир халкының саны биш миллиард кешедән артып киткән вакыттан бирле билгеләп үтелә.

    Хәзерге вакытта Җир халкы 7,5 миллиард кешедән артып киткән. Шулардан 2020 ел башына Россия халкы 146,7 миллион кеше тәшкил иткән. Татарстан Республикасында яшәүчеләр - 3,9 миллион кеше, ягъни ил халкының 2,7%ы. Республика халкының күп өлешен (3 миллион кеше, ягъни 2020 ел башына 76,9%) шәһәр халкы тәшкил итә. Авыл җирлегендә 900,7 мең кеше яши (23,1%). 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары белән чагыштырганда, республикада яшәүчеләр саны 116,4 мең кешегә арткан.

    2019 елда Татарстан халкы халык миграциясе исәбенә 4260 кешегә артты (2018 елда халык саны 4344 кеше тәшкил итте). Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында халык саны арту теркәлгән бердәнбер төбәк булып тора.

    Халык саны һәм аның составы турында төгәлрәк мәгълүмат 2021 елның апрелендә узачак Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча алыначак.

    Халык санын алу яңа цифрлы форматта узачак. Аның төп яңалыгы - Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Мои документы» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алынырга мөмкин булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: