Кама ягы
  • Рус Тат
  • “Мин балачагымнан актив, тере булдым”

    Яшьләр - безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез, чөнки нәкъ менә алар гражданнар җәмгыяте төзеп безнең илдә яшәячәкләр һәм эшләячәкләр. Шунысы мөһим, бүген үк төрле иҗат проектларында катнашырга, җәмәгать эшчәнлеге алып барырга әзер актив яшьләр формалаша.

    Газетабыз Софья Созинова турында бер генә язмады инде. Читтән караганда тормышта аңа барысы да җиңел бирелә кебек. Мәктәптә-уку отличнигы, алтын медаль дәгъвалый, җәмәгать эшләре белән актив шөгыльләнә. Күптән түгел аның бүләкләр җыелмасына "Искиткеч әйдаман" республика конкурсында беренче урын бүләге дә өстәлде. Софья талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча "Социаль әһәмияткә җәмәгать өлеше" номинациясендә" лауреат булды. Ә аңа кадәр ул "Алга" визуаль иҗатны, кино һәм телевидениене үстерү буенча фестиваль хәрәкәтенең профильле сменасында булды. Аннан ул социаль ролик өчен беренче һәм уен фильмы өчен икенче дәрәҗә дипломнар белән кайтты. "Ничек барысына да өлгерәсең?" дигән сорауга кыз актив яшәргә тырышам, диде.

    -Чынбарлыкта теләгәннәремнең барысына да өлгерә алмыйм. Күп нәрсәләргә өлгерәсең килсә үзеңнең көнне, атнаны планлаштырырга кирәк диләр. Дөресен әйтим, мин һәрчак алай эшли алмыйм,-ди Софья.- Мин кечкенәдән тере, тиктормас бала. Үземне һәр эштә сынап карарга теләдем: биюдә, музыкада, театраль түгәрәктә, спортта. Пушкинның "бер нәрсәгәдер һәм ничектер барысын аз-азлап өйрәндек"-сүзләре нәкъ менә минем хакта.

    Софья Казанның "Костер" лагеренда "Галстуклы ил" сменасында "Отряд әйдәманы" конкурсында җиңүе белән горурлана. Ул җиңүнең очраклы булмавын әйтә. Кыз аңа озак әзерләнгән: педагог Марина Шастина белән сыйныф чаралары үткәргәннәр, ике ел дәвамында өченче сыйныфта әйдаман булган. Тәҗрибә туплау өчен тамашачы сыйфатында "Искиткеч әйдәман" конкурсына барган. Җәй көне мәктәп яны лагерында һәм Казанның "Радуга Содружества" лагерында әйдаман булган.

    -Әйдаман балаларны яратырга тиеш. Аннан башка отрядка керүнең кирәге дә юк,-дип исәпли Софья.-Кагыйдә буларак лагерьларга актив балалар һәм үсмерләр бара. Шуңа күрә бу мохиттә үземне яхшы хис итәм.

    Софья Созинова бала чагыннан бию белән шөгыльләнә. Вакыты булганда ул аз тәэмин ителгән гаиләләр балаларын һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән бәләкәчләрне хореография сәнгатенә өйрәтә.

    "Үзеңне нинди һөнәр иясе итеп күрәсең" дигән сорауга кыз ачык кына җавап бирә алмады.

    -Минем журналист буласым килә, чөнки бу һөнәр кешеләр белән аралашуны, активлык таләп итә, иҗат патенциалын ача. Шул ук вакытта мине педагогика да җәлеп итә. Сайлау өчен вакыт бар әле,-ди ул елмаеп.

    Мин Софьяга киләчәккә үзенә хат язып хат ташучыларны гаҗәпләндерүен үтендем. Индексы югалган, бару юлы - вакыт аша. Олыгайгач аны укуын һәм үзенә, элекке яшүсмергә "уйлаганнырымның барысы чынга ашты!" диеп әйтә алуын телим.

    Тормыш сукмагы аны үзе күз алдына китергән сукмактан читкә тайпылдырмасын.

    Исәнме Софья! Мин синең бар эшең яхшы булуга һәм теләгенеңә ирешүеңә ышанам. Миңа бик тә кызыклы: синең дусларың күпме? Син кайда яшисең: туган шәһәреңдәме әллә каядыр киттеңме? Синең фикерләрең һәм карашларың үзгәрдеме яки элеккечә калдымы?

    Син тик утырмыйсыңдыр, хәзерге кебек актив яшәү рәвеше алып барасыңдыр, мин моңа ышанам. Үзеңне җиңеп вакытында йокыдан торасыңа да ышанам. Вак-төяк өчен абыең белән әрләшмисеңдер дип уйлыйм...

    Софья, син тинтәкләр генә үз тырма тешләренә басалар, ә акыллылар-читләрнекенә дип йөз мәртәбе әйтә аласың. Мин үзеңнекеләргә генә басу хокукын сиңа бирәм. Шулай итеп кенә тәҗрибә туплыйсың. Шуңа күрә курыкма, сынап кара, офыкларыңны киңәйт. Үзеңне ярат, башкалар турында уйла. Сине бик тә күрәсем килә, әмма вакыт машинасы юк бит әле. Бәхетле бул, уңышлар телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: