Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бурычлыларның канализацияләрен ябачаклар

    Коммуналь хезмәтләргә явызларча түләмәүчеләр белән көрәштә яңа "КИТ" җайланмасы ярдәмгә килә. Быелның ноябреннән бурычлылар квартирларында канализацияне ябу кулланыла. Коммуналь хезмәтләрдән намуссыз файдаланучыларны канализациядән өзү өчен алар квартирына керү мәҗбүри түгел: монтаж читтән торып йорт түбәсеннән яки подвалдан башкарыла. Яңа җайланма ярдәмендә билгеле бер квартира томалагыч белән өзелә. Шуңа күрә әлеге...

    Коммуналь хезмәтләргә явызларча түләмәүчеләр белән көрәштә яңа "КИТ" җайланмасы ярдәмгә килә.

    Быелның ноябреннән бурычлылар квартирларында канализацияне ябу кулланыла. Коммуналь хезмәтләрдән намуссыз файдаланучыларны канализациядән өзү өчен алар квартирына керү мәҗбүри түгел: монтаж читтән торып йорт түбәсеннән яки подвалдан башкарыла. Яңа җайланма ярдәмендә билгеле бер квартира томалагыч белән өзелә. Шуңа күрә әлеге процедура күршеләргә берничек тә кагылмый.

    Өзү процессы инде башланган: узган көннәрдә мондый кырыс чара Лаешта ике, 25 Октябрь исемендәге поселокта алты квартирда кулланылган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: