Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бутыри авылын саклаучылар

    Шашировларның ике гаиләсе, Владимир Коровин, Маруся Скыркова, Виктор Блохин, Анна Харитонова, Евгения Кузнецова, Клавдия Белова ... Менә аларның барысы диярлек. Болар бүгенге көнгә кадәр туган авылларында яшәүче Бутыриның төп кешеләре. Людмила НИКИФОРОВА Автор фотосы Виктор Григорьевич Блохинга хәбәрче киләчәген белеп күрше-тирә аның өенә җыелган. -Хезмәт сөючән, искиткеч кеше,-дип хуҗаны мактады...

    Шашировларның ике гаиләсе, Владимир Коровин, Маруся Скыркова, Виктор Блохин, Анна Харитонова, Евгения Кузнецова, Клавдия Белова ... Менә аларның барысы диярлек. Болар бүгенге көнгә кадәр туган авылларында яшәүче Бутыриның төп кешеләре.

    Людмила НИКИФОРОВА

    Автор фотосы

    Виктор Григорьевич Блохинга хәбәрче киләчәген белеп күрше-тирә аның өенә җыелган.

    -Хезмәт сөючән, искиткеч кеше,-дип хуҗаны мактады Вера Баннова, без Виктор Блохин белән аның үтенече буенча очраштык.

    Ә ул, хәбәрчеләр игътибарыннан еракта булган кеше, тыйнак кына елмайды. Соңыннан, очрашу азагында гына ул серванттан мактау грамоталарын, шкафтан медальләре тагылган пиджагын алды.

    -Мин 1928 елның 9 сентябрендә Бутырида дөньяга килгәнмен,- дип салмак кына үз сүзен башлады Виктор Григорьевич. - Гаиләбез зур - берсеннән берсе кечкенә сигез бала. Күмәкләштерү башланды, әтиебез ике атны колхоз утарына илтте. Әле дә хәтерлим, кичләрен ул үзенең яраткан ярдәмчеләрен карарга ат абзарына бара иде. Аларны бик юксынды... Ә 1936 елда ул вафат булды. Шуннан тормышыбызның рәте китте. Ниндидер недоимкалар булуы ачыкланды. Әни бурычларны түләү өчен сыерны сатты. Ачлык азаплады, гел ашыйсы килә иде. Шул чакта мин мәктәптә укуны ташладым. Колхоз идарәсенә килеп атлар бирүләрен сорадым. Алар белән җир дә сөрдем, чәчтем дә, тырмаладым да. 12 яшьтән минем өлкәннәр тормышым башланды. Колхозда 1949 елга кадәр эшләдем. Сыерлар, сарыклар көттем, атлар карадым, басуда эшләдем. 1941 ел җитте. 1941 елның 22 июнен начар хәтерлим. Ә менә безнең ир-егетләрне сугышка озатулары хәтердә уелып калган. Авылдан ерактагы күпергә кадәр сузылдылар. Юл буйлап такмаклап елаган авазлар ишетелде. Барысының да туган йортларына әйләнеп кайта алмауларын, күбесенә үлем кәгазе киләчәген аңлыйлар.

    Авылда әниләр, апа, сеңелләр, яшүсмерләр һәм бала-чага калды. Атларның барысын диярлек сугышка алдылар. Ә безгә, сыерсыз калганнарга, аеруча кыен булды. Кузгалак, кыргый суган, черек бәрәңге... ашадык. Абыйны (23 елгы) армиягә алдылар. Ул батырларча сугышкан - Кызыл Йолдыз ордены белән кайтты: яралану сәбәпле комиссия үтеп өйгә җибәрделәр. Абыйны колхоз рәисе итеп билгеләделәр. Хезмәт көненә 200 әр грамм икмәк бирделәр, аны бар гаиләгә бүлә идек. Кыр станында безгә ипи телеменә бал ягып бирүләре истә. Колхозда мин 1949 елга кадәр эшләдем, аннан соң машина-трактор станциясенә (МТС) киттем. Автомәктәптә укыдым, яз көне СТЗ да тракторчы ярдәмчесе булып эшләдем. Ике елдан чылбырлы ДТ - 54 кә күчтем. Анда эшләве җиңелрәк булды. Ул чакта МТС начальнигы Павел Михайлович Трухов, ә МТС хәзерге София соборында иде.Тракторлар, машиналар гыйбадәтханәнең эчендә торды. Вакыты җиткәч өйләндем. Терлек асрадык, балалар туды. Мин канатланып киткәндәй булдым. Тормыш кыен булса да бәхетле идек.

    Виктор Григорьевич тукталып калды. Ә мин моннан файдаланып, бүләкләрен күрсәтүен үтендем. Ул елмаеп куйды һәм өстәлгә бер өем грамоталар салды.

    -Мин бит комсомол яшьләр бригадасында эшләдем. Без һәрчак алдынгылар арасында идек,- дип өстәде ветеран.-Аңа Анатолий Качалитов җитәкчелек итте.

    Без озак сөйләштек, ә инде сүз Бутыриның бүгенгесенә кагылгач өй хуҗасы моңсу гына әйтеп куйды:

    Трассага кадәр юлны чистарталар, әлбәттә. Моның өчен рәхмәт. Безнең авылда барысы да яхшы түгел шул. Элек ике күл бар иде, хәзер алар кипте. Кибет юк, автолавка сирәк килә. Почтаны айга бер тапкыр китерәләр, шуңа күрә газеталарга язылмыйбыз,. Менә боларны гына укыйбыз, - дип пенсионер ачык календарьны күрсәтте.

    Тиздән ял көне. Димәк, Казаннан балалары кайтыр, бер атнага җитәрлек азык-төлек булыр. Балалар тавышы яңгырар. Әмма озаккамы соң? Туган ояларыннан олы тормышка очканнар өйләренә, нигезләренә кайтырлармы?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: