Кама ягы
  • Рус Тат
  • Балачагым җөйләре

    Петр Максимов газетабыз редакциясенә шул исемдәге үзенең кыска хикәя-хатирәләрен җибәргән. Кереш сүздә автор язганча "гаиләдә уку өчен" сюжетлар узган гасырның илленче-алтмышынчы еллар башына туры килә.

    Апам күз яшьләреннән кадерлерәк
    Миңа ул чакта өч кенә яшь тулган иде. Җәйге җылы июнь көне. Апам Настенька болдыр баскычының астында тора. Ул әти-әни кушуы буенча мине карый. Мин баскычта торганда, аста, җирдә очлы таш күрдем. Аны бик тә кулыма аласым һәм ялап карыйсым килде. Бәлки ул таш баллыдыр? Аны тотып карарга кирәк. Бер адым ясадым һәм ... теләгем чынга ашты. Маңгаем белән шул ташка егылдым. Авыртудан кычкырып җибәрдем. Әмма апам бу хакта дөньяның, аеруча әти-әнинең шушы яңалыкны белүләрен теләмәде. Мине ике кулы белән тотып, йөземне үзенә борып курыккан, ялварган тавыш белән: "Петенька, Алла хакы өчен елама, кычкырма"-дип кычкыра. Мин аңа карап яраткан бала караучымны жәлләп, авызымны яптым һәм кычкырмадым. Апам өчен начар яңалыкның миңа кирәге юк! Ә маңгайдагы эз гомергә калды.

    Сүз тыңламаганга җәза

    Ничектер әнием, миңа ун яшьләр иде, күмәч пешерде, аның өстен баллы су белән майлады һәм шүрлеккә суынырга куйды. Тәүлектән соң күмәч каты һәм коры иде. Өйдә кеше булмаган чакта кулыма пычак алдым, урындыкка бастым, күмәчне алдым, сул кулыма куеп тиздән ашап карыйм дип кисеп җибәрдем. Секунд эчендә пычак кулымны кисте, яра шактый зур, кан ага. Шунда әни керде. Миңа бу гамәлем өчен бик тә оят булды. Кулдагы җәрәхәт әрнүен тоймадым. Медпунктта яраны юдылар, майладылар, эләктерделәр һәм бәйләделәр. Кулым бер ай әрнеде, әйтерсең сүз тыңламаган өчен җәза булды. Яра эзе тәнемдә калды.

    Саша абый кайгысы

    Искиткеч июнь көне. Эссе дә, салкын да түгел. Кояш кишер түтәлен дә, аның чүбен утаган мине дә җылыта. Ниһаять әти кушкан эшне үтәгәч, безнең авылдан бер километр ераклыктагы урманга чаптым. Аланнарда җир җиләге пешкәнме әллә юкмы, шуны беләсем килде. Урманга якынлашам, авылдашым булган ирне күрәм, аның кулында чалгы. Янәшәсендә зур эте дә бар. Ул мине күреп артымнан иярде. Ирнең исеме Саша абый, каты итеп кычкырды: "Петька, йөгермә! Тукта". Мин аны тыңладым. Әмма эт сул аягымның балтырыннан эләктереп алды. Курыккан һәм агарып калган Саша абый мине күтәреп алды, ат арбасына утыртып травмпунктка алып китте, анда миңа җәрәхәтле пациентны дәвалау өчен тиешле процедураларны үткәрделәр. Мин еламадым, үпкәләмәдем. Әти-әнием дә якташларына дәгъва белдермәде. Аңа да миннән аз эләкмәде бит!

    Ялан аяк йөрү нинди бәхет!

    Елның җылы фасылында без, яшүсмерләр, ялан аяк йөрдек, җирне тою үзе бәхет бит ул. Җирнең нинди булуы мөһим түгел: корымы, юешме, пычракмы... Авыл урамнары һәрчак чиста иде. Тигәнәк, алабута үсмәде. Һәр йортта терлек, аңа печән кирәк. Җирнең һәр кисәге кадерле. Кеше биеклеге булып үскән кычыткан, әрекмән, шайтан таягы һәм башка чүп үлән булган бердәнбер урын-бакча башындагы ерым. Артык тиресне, вак-төяк көнкүреш чүбен дә шунда түгәләр иде, әмма чүп арасында хәзерге череми торган элпә, пластик шешәләр, пакетлар... булмады. Хәтта пыяла шешәләр һәм банкаларны да ташламадылар, аларны пыяла савытлар кабул итү пунктына тапшырдылар. Ватылган әйберләр генә искәрмә иде. Аларны да шул ерымга ташладылар. Һәм бер тапкыр чүплек янында куышлы уйнаганда мин кинәт ерым төбенә төшеп киттем. Һәм пыялага бастым. Авыртудан кычкырып җибәрдем, тиз арада өскә мендем. Янәшәдә булган Маша апам тирән киселгән кан аккан яраны күреп кычкырып җибәрде, зур гына яра үләне яфрагын өзеп ярага куйды. Миңа яфракны кысып тотырга кушты, тиз генә өйдән чиста сулы таз, йод, мамык һәм марля алып килде. Җәрәхәт урыны үлекләмәде, шактый тиз төзәлде. Ул бәхетсезлек очрагы турында табан астындагы эз генә искәртә.

    Көзли, үләннәр корыгач һәм алар астыннан җир күренә башлагач, без, балалар сөйләшеп ерымдагы чүплектән, пыяла кисәкләрен җыйдык, ваткалап, төеп җиргә күмдек. Әмма җәй көне аяк киеме киеп йөрү турында уй башыбызга да килмәде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: