Кама ягы
  • Рус Тат
  • Чын хисләр сүзгә мохтаҗ түгел

    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык кө-нендә Сокурыда яшәүче Наумовлар гаиләсе "Мәхәб- бәт һәм тугрылык өчен" медале бе-лән бү-ләкләнде. 59 ел никахта яшәгән парны хөрмәтләү тан-танасы Лаеш ЗАГСында булды. Җиде бала тәрбиялә-гән, ә хәзер сигез оныклары һәм җиде оныкчыклары булган бу гаи-лә турында берничә сүз белән генә язып булмый. Менә алтмыш ел...

    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык кө-нендә Сокурыда яшәүче Наумовлар гаиләсе "Мәхәб- бәт һәм тугрылык өчен" медале бе-лән бү-ләкләнде. 59 ел никахта яшәгән парны хөрмәтләү тан-танасы Лаеш ЗАГСында булды.

    Җиде бала тәрбиялә-гән, ә хәзер сигез оныклары һәм җиде оныкчыклары булган бу гаи-лә турында берничә сүз белән генә язып булмый. Менә алтмыш ел дәвамында ирле-хатынлы Наумовлар үзлә-ренең шәхси үрнәклә-ре белән артык сүзсез үсеп килүче буынны мәхәббәт, хөрмәт һәм үзара аңлашуның гаиләне тоткан нигез булуына инандыралар.
    -Тормышта төрлесе булды. Ирем белән ике малаебызны җирләдек, - дип күз яшьләре белән үткәннәрне искә төшерә гаилә учагын саклаучы Антонина Афанасьевна. - Чыдый алмабыз дип уйлаган идем. Юкка гына ике кешенең кайгысы кайгының яртысы димиләр бит. Ирем һәр-чак янәшәмдә булды, көченнән килгәнчә яр-дәм итте.
    Ә гаилә башлыгы Сергей Васильевич, хатыны сүзләре буенча, ярату сүзләрен аңа күп әйтмәгән. Бу аның характерында түгел. Әмма бәйрәмдә фотога төшү вакыты җиткәч, аның хатынын сак кына култыклавын күргәч барысы да елмаеп куйды. Антонина Афанасьевна үзе дә дәшмәгән, үз хисләрен күбрәк эше һәм якын кешесе турында кайгыртуы белән күрсәткән.
    Яшь чакларны искә төшергәч, Антонина Афанасьевна үзенең булачак иренең артыннан йөрүе белән мактана алмады. Ул чакта яшьләр язмышын яучылар хәл итә. Ә Наумовлар аерым очрак. Сергей Васильевичның өч айлык улын калдырып яшь хатыны үлә. Менә шуңа күрә дә яучыга яшь кызны тол иргә, җитмәсә балалы, кияүгә чыгарга үгетләү җиңел булмый. Булачак ир белән хатын бер авылда яшәсәләр дә, бер-берләрен аз бе-ләләр. Ул кияүгә яратудан бигрәк кызганып чыга. Юкка гына яши-яши яратасың, димиләр бит.
    -Зур гаиләдә әни һәрчак баш булды. Кем-гә нинди кием алырга, бакчага нәрсә утыртырга, нәрсә төзергә - ул хәл итте. Кагыйдә буларак, әти аның акыллы карары белән килеште. Бер сүз белән әйткән-дә, җеп инә артыннан калмый бит, - дип сөйли әти-әниләрен бәйрәм-гә алып килгән Наумовларның бер уллары. - Без бала чактан әти-әнидән хуҗалыкны дө-рес алып барырга, бер-беребезгә нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклекне өйрәндек. Бу крестьян зирәклеге аларга безнең әбидән, әнинең кайнанасыннан күчкән. Искиткеч хатын иде ул! Ихтыяр көче нык, каты характерлы булгач теләсә нинди хәлләрдә дә киң кү-ңелле һәм ачык йөзле булып калды.

    Наумовлар күп еллар лаеклы ялда инде. Авыр авыл хезмәте - икесе дә гомер буе элекке "Центральный" тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында басу- да һәм фермада эш-ләгәннәр - алар сәламәтлегенә тәэсир ит-ми калмаган. Әмма алар сукранмыйлар һәм оныклар, оныкчыклар турында кайгырту өчен көч табалар. Үз бакчаларында бәрәңге үстерәләр. Ә шимбә көннәрдә күп санлы туганнары өчен мунча ягалар һәм алары әби сыеннан авыз итү өчен бәйрәм табыны янына җыелалар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: