Кама ягы
  • Рус Тат
  • “Чыршы“ операциясе

    Яңа елның төп атрибуты - мәңге яшел ылыслы чибәр. Берәүләр чыршы ярата, ә икенчеләр наратка өстенлек бирә, өченчеләр исә синтетик чыршы белән чикләнә. Шулай да безнең өчен бәйрәм агач сумаласы һәм мандариннар исе белән ассоциацияләнә. Һәркем табигый чыршы сатып алырга тырыша. ТР урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Яңа...

    Яңа елның төп атрибуты - мәңге яшел ылыслы чибәр. Берәүләр чыршы ярата, ә икенчеләр наратка өстенлек бирә, өченчеләр исә синтетик чыршы белән чикләнә. Шулай да безнең өчен бәйрәм агач сумаласы һәм мандариннар исе белән ассоциацияләнә. Һәркем табигый чыршы сатып алырга тырыша. ТР урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Яңа ел алдыннан республика урманчылыклары халыкка сату өчен 18393 чыршы һәм нарат, 54 тонна чыршы ботаклары әзерләгәннәр.

    Лаеш районында чыршыны Лаеш, Питрәч, Янтык участок урманчылыкларында сатып алырга була. "Лаеш урманчылыгы" ДБУ чыршыларны 19 декабрьдән башлап сата. Биеклеге 1 метрга кадәр булган "легаль" чыршының бәясе 250 сум, 2 метрга кадәр булса - 350 сум. Чыршы базарлары да ачылды. Әмма табигать байлыкларыннан бушлай файдаланырга яратучылар һәрчак табыла. Чыршыларны законсыз кисүгә чик кую өчен урман хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәсенә ярашлы төстә ел саен "Чыршы" операциясе үткәрелә. 20 декабрьдән 31енә кадәр урман массивларында урманчылык хезмәткәрләре патрульлек итә. Лаеш районында урман хезмәте һәм полиция бүлеге хезмәткәрләреннән мобиль төркемнәр комплектлана. Урманга илтүче юлларда киртәләр билгеләнгән. Закон бозучыларны штрафлар көтә: гражданнар өчен - өч меңнән дүрт мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен - 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 меңнән 300 мең сумга кадәр. Шуның белән бергә алар урман фондына китерелгән зыянны да каплыйлар. Мәсәлән, диаметры 12 сантиметрга кадәр булган бер чыршы өчен гражданга 5275 сумга кадәр (административ штраф - 3000 сум һәм 2275 сум - китерелгән зыян өчен) түләргә туры киләчәк. Әгәр урман утыртмаларына китерелгән зыян 5000 сумнан артыграк икән, бозучы РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартыла. Шулай булгач, кисмәгез, егетләр! Үзегезгә кыйммәткә төшәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: