Кама ягы
  • Рус Тат
  • Дин әһелләре белән очрашу

    Ураза гаете алдыннан Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев районыбызның мөселман дин әһелләре белән очрашты. Аралашу барышында Михаил Павлович киләчәк буынны формалаштыру һәм халыкка дини үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә мөселман оешмаларының зур роль алып торуын билгеләп үтте. 19 авыл мәчете имамы килеп туган проблемаларны, үсеш һәм хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерделәр. Дини хезмәткәрләр...

    Ураза гаете алдыннан Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев районыбызның мөселман дин әһелләре белән очрашты.

    Аралашу барышында Михаил Павлович киләчәк буынны формалаштыру һәм халыкка дини үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә мөселман оешмаларының зур роль алып торуын билгеләп үтте.

    19 авыл мәчете имамы килеп туган проблемаларны, үсеш һәм хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерделәр. Дини хезмәткәрләр яшьләргә дини тәрбия бирү юлларын һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Һәр кеше үзен борчыган сорауны бирде һәм тулы җавап алды. Шулай ук Хәербидәге 108 яшьлек иске мәчет язмышы турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. Анда мәдрәсә яки музей урнаштырырга ниятлиләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: