Кама ягы
  • Рус Тат
  • “Дәүләт хезмәтләре көне“

    Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге 1 февральдә шундый исемдәге акция үткәрә. Аның максаты - район кешеләренә www.gosuslugi.ru сайтында теркәлгәндә практик ярдәм күрсәтү. Әлеге сайтта хөкем ителү-ителмәү турында, шулай ук җинаять эзәрлекләүләре фактлары яки аларның туктатылуы турында белешмәләргә заказ бирергә мөмкин булачак. Моннан тыш, дактилоскопия теркәве оештырылачак. Аны үтәргә теләгән гражданнар...

    Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге 1 февральдә шундый исемдәге акция үткәрә.

    Аның максаты - район кешеләренә www.gosuslugi.ru сайтында теркәлгәндә практик ярдәм күрсәтү. Әлеге сайтта хөкем ителү-ителмәү турында, шулай ук җинаять эзәрлекләүләре фактлары яки аларның туктатылуы турында белешмәләргә заказ бирергә мөмкин булачак.

    Моннан тыш, дактилоскопия теркәве оештырылачак. Аны үтәргә теләгән гражданнар моны шунда ук, бүлек бинасында үтә алалар. Өстәвенә бушлай.

    Килүчеләрне 8 дән 18 сәгатькә кадәр бүлекнең дежур частенда көтәләр. Белешмәләр өчен телефон: 2-56-41.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: