Кама ягы
  • Рус Тат
  • ЕГРПдан өземтәләрне хәзер нотариуслар сората

    Законнарда булган үзгәрешләр гражданнар өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерүне шактый гадиләштерә һәм ЕГРПдан өземтәләр алу белән бәйле чыгымнарны киметә. Әгәр нотариаль гамәл башкару өчен күчемсез милеккә һәм аның белән килешүләр төзүгә хокукларның бердәм дәүләт реестрында (ЕГРП) булган мәгълүматлар яки күчемсез милекнең дәүләт кадастрына (ГКН) кертелгән мәгълүматлар кирәк икән, нотариуслар үзләренә...

    Законнарда булган үзгәрешләр гражданнар өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерүне шактый гадиләштерә һәм ЕГРПдан өземтәләр алу белән бәйле чыгымнарны киметә.

    Әгәр нотариаль гамәл башкару өчен күчемсез милеккә һәм аның белән килешүләр төзүгә хокукларның бердәм дәүләт реестрында (ЕГРП) булган мәгълүматлар яки күчемсез милекнең дәүләт кадастрына (ГКН) кертелгән мәгълүматлар кирәк икән, нотариуслар үзләренә әлеге нотариаль гамәлне башкару өчен мөрәҗәгать иткән гражданнан мондый мәгълүматлар тапшыруны таләп итәргә хокуклы түгел.

    Әлеге яңалык гражданнарны мирас рәсмиләштерү, квартир сату-алу килешүен нотариаль раслау һәм ЕГРПдан өземтә кирәк булган башка очракларда таләп ителгән белешмәләрне мөстәкыйль жыю зарурлыгыннан азат итәргә мөмкинлек бирә.

    Росреестр һәм нотариуслар арасында үзара хезмәттәшлек инде җайга салынган һәм законнарга кертелгән яңалык бер як өчен дә кыенлыклар китереп чыгармый. Ул бары тик гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен генә тулырак тәэмин итә.

    Күчемсез милеккә һәм аның белән килешүләр төзүгә хокукларны дәүләт теркәвенең гомуми срогы 10 көн, ә кайбер очракларда 5 көнгә кадәр кыскартылган. Әмма практикада шундый очраклар да була: сатучыга яки сатып алучыга кайбер сәбәпләр аркасында теркәлүне тизләтү кирәк. Закон чыгаручы, әле проблеманы хәл итеп, нотариусларга милек хокукларын теркәүне тизләтү мөмкинлеге биргән: әгәр нотариус Росреестрга документларны электрон төстә бирә икән, теркәү срогы бер көн тәшкил итәргә тиеш, ә документлар кәгазьдә бирелсә - өч көн.

    Йортыгыз "үз белдеге белән төзелгән" категориясенә эләкмәсен өчен

    2015 елның 1 сентябреннән капиталь төзелеш объектлары төзүчеләргә таләпләр катгыйланды.

    Объект төзелүче яки төзелгән җир участогы төзүчеләргә билгеләнгән тәртиптә тапшырылырга тиеш. Сезнең капиталь төзелеш объекты "үз белдеге белән төзелгән" категориясенә эләкмәсен өчен, Росреестрның ТР идарәсе түбәндәге шартларны үтәргә тәкъдим итә:

    1. Төзелеш башланганчы җир участогына хокукны билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерергә.

    2. Бу җир участогы шуңа туры килүче рөхсәт ителгән файдалануда булырга тиеш (мәсәлән, шәхси торак йорт төзелеше өчен җир участогының рөхсәт ителгән файдалану төре "шәхси торак төзелеше" яки әгәр участок торак пункт чикләрендә урнашкан икән "шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару" булырга тиеш).

    3. Төзелеш башлау өчен төзелешкә рөхсәт алырга кирәк.

    4. Объектны төзегәндә билгеләнгән шәһәр төзелеше нормаларын, шулай ук санитар, янгын куркынычсызлыгы нормалары һәм кагыйдәләрен үтәү зарур.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: