Эш кешесе
Лаеш районы үсешендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәрчак зур урын алып торды. Элекке "Центральный" тәҗ-рибә-җитештерү хуҗалыгы директоры Алексей Иванович Зимуров - район тарихына исеме язылган кешеләрнең берсе.
Ул Питрәч районында 1941 елның августында бар илебез борчылып Бөек Ватан сугышы фронтларыннан мәгълүматлар тыңлаган чакта крестьян гаиләсендә туа. Армиядә хезмәт итеп кайткан җитди егеткә мәдәният бүлеге инспекторы эшен тапшыралар. Вакыт үтә. Алексей Ивановичның абруе арта - аның таләпчәнлеге, инициативалы һәм гадел булуы кешеләрне җәлеп итә, аңа ышаналар.
1984 елда А.И.Зимуровны "Центральный" тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы директоры итеп билгелиләр. Шулай итеп ул Сокурыга килә. Ул килгәч хуҗалыкта зур үзгәрешләр башлана. Яңа директор совхозны сөт саву һәм бөртеклеләрнең элиталы сортлары уңышы буенча алдынгы хуҗалыклар арасына чыгара. Яңа корылмалар күтәрелә: совхоз эшчеләре һәм яшь гаиләләр яңа йортларга күчәләр, мәдәният йорты һәм мәктәп төзелә. Хуҗалыкта яңа объектлар барлыкка килә: бозаулар абзары, сыер абзарлары, авыл хуҗалыгы машиналары өчен гараж, ындыр табагына яңа техника урныштырыла... Кешеләр турында кайгыртып Зимуров авылга газ кертү, иске суүткәргечне алыштыру өчен зур тырышлык куя. Сокурыны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. "Торгынлык чоры" дип аталган соңгы елларны искә төшерсәк боларның барысын тормышка ашыру өчен күпме көч, хезмәт таләп ителүе ачык күренер. Алексей Иванович эш кешесе, буш вәгъдәләр бирмәде, әгәр сүз бирсә һәрчак аны үтәде.
Аны берничә мәртәбә ТатНИИСХка эшкә күчерсәләр дә, ул яңадан үзенекенә әйләнгән "Центральный" хуҗалыгына кайтты. 1996 елда Алексей Иванович Россия салым полициясе федераль хезмәте ТР идарәсенә хуҗалык бүлеге әйдәүче инженеры эшенә күчте.
Ветеран хезмәте күп санлы грамоталар һәм бүләкләр белән билгеләнгән. Әмма иң мөһиме-кеше хәтере, авылдашлары хөрмәте, күп еллар үткәч тә аны иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе дип искә алалар. Бу аның җаныннан, шәхси мөнәсәбәтеннән килә. Сокурыда яшәүчеләр туган авыллары урамында Алексей Иванович белән очрашкач хезмәт ветераны белән елмаеп исәнләшәләр. Ә ул элеккечә үк көчле һәм тормышны ярата.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.500
-
29 июнь 2022 - 14:41Кооперативларда торак сатып алу тәртибе гадиләштерелә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан торак-төзелеш яки торак-туплау кооперативлары аша фатир сатып алуга ана капиталы акчасын юнәлдеру өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылган, бу хакта тиешле карар кабул ителгән *.36800
-
29 июнь 2022 - 11:02Фотоконкурс старт алды “Камская новь” газетасы сайтында “Көпчәкле җәй” интернет-конкурсына фоторәсемнәр кабул итү башланды.4900
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.3500
-
28 июнь 2022 - 10:46«Электрон хезмәт кенәгәсе» жиңү яулады Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Халыкара социаль тәэмин итү оешмасы (МАСО) Россия Пенсия фондын «Электрон хезмәт кенәгәсе» проекты өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бүләкләү тантанасы май башында социаль өлкәдә алдынгы тәҗрибәләр халыкара конкурсы кысаларында узды.55200
-
28 июнь 2022 - 09:46Китапханәдә яхшы укучыларны бүләкләделәр Лаеш шәһәре үзәк китапханәсенең 135 еллыгы алдыннан иң актив китап укучылар өчен әдәби гыйбадәтханә хезмәткәрләре “Китап һәм уку бәйрәме” үткәрделәр.5000
-
26 июнь 2022 - 10:01Сабан туе кунаклары Лаеш ягы мәдәнияте белән таныштылар Лаеш районы республика Сабан туенда актив катнашты.1800
-
25 июнь 2022 - 09:59Валентина Дуреева: камалышта яшәүче истәлекләре Эш стажы зур булган педагог, ике онык һәм биш яшьлек оныкчык әбисе Түбән Камадан Лаеш районына өч ай элек күчеп килгән.2100
-
13 май 2022 - 16:43Бессмертный полк в Лаишево 9 мая 2022 года
-
27 июнь 2022 - 10:57Район педагоглары спорт туризмын үзләштерәләрТашкирмәндә Лаеш районы мәгариф оешмалары командаларының туристик слеты булды.1900
-
28 июнь 2022 - 10:46«Электрон хезмәт кенәгәсе» жиңү яулады Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Халыкара социаль тәэмин итү оешмасы (МАСО) Россия Пенсия фондын «Электрон хезмәт кенәгәсе» проекты өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бүләкләү тантанасы май башында социаль өлкәдә алдынгы тәҗрибәләр халыкара конкурсы кысаларында узды.55200
-
29 июнь 2022 - 14:41Кооперативларда торак сатып алу тәртибе гадиләштерелә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан торак-төзелеш яки торак-туплау кооперативлары аша фатир сатып алуга ана капиталы акчасын юнәлдеру өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылган, бу хакта тиешле карар кабул ителгән *.36800
-
28 июнь 2022 - 09:46Китапханәдә яхшы укучыларны бүләкләделәр Лаеш шәһәре үзәк китапханәсенең 135 еллыгы алдыннан иң актив китап укучылар өчен әдәби гыйбадәтханә хезмәткәрләре “Китап һәм уку бәйрәме” үткәрделәр.5000
-
29 июнь 2022 - 11:02Фотоконкурс старт алды “Камская новь” газетасы сайтында “Көпчәкле җәй” интернет-конкурсына фоторәсемнәр кабул итү башланды.4900
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.3500
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции - kamskaja-nov.dir@tatmedia.com
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика