Кама ягы
  • Рус Тат
  • Евгений Драгунов: “Һәр кайсына ышанам”

    Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне алдыннан газета хәбәрчебез “Муниципаль проектлар дирекциясе” ЧҖҖ хезмәткәрләре белән очрашты.

    Муниципаль проектлар дирекциясе безнең районда 2006 елда барлыкка килә. Аның лицензияле белгечләре мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары котельныйлары эше иминлеген тәэмин итәләр.

    -Безнең оешма “ Куркыныч җитештерү объектлары сәнәгать иминлеге турында”гы Федераль закон үтәлешен тәэмин итә, - дип аңлатып китә газ һәм җылылык энергиясе хезмәте җитәкчесе Любовь Макарова. – Без газ җиһазлары куелган котельныйлардан файдалануны тәэмин итәбез һәм аварияләр була калганда кисәтергә мәҗбүрбез. Ел саен дирекциянең барлык 67 операторы аттестация үтә

    Башкаручы директор Евгений Драгунов үз коллективы турында сөйли.

    -Һәр хезмәткәргә ышанам. Аларның күбесе монда 2006 елдан һәм аларның барысы – һөнәри осталар, ышанычлылар, җаваплылар. Мәсәлән, Үзбәкстаннан кайткан Розалия Зәйниева. Ул барлык маркадагы газ казаннарын үзләштерде, Лаеш интернат мәктәбе котельныенда эшли. Аның кызы һәм улы да бездә эшли. Кече Елгадан Айрат Беляев һәм Миңнулла Гыйнатуллин – икесе дә югары белемле. Миңнулла Зариф улы элекке колхоз рәисе, җирле мәчеткә ярдәм итә. Аның улы да дирекция коллективында. Татар Янтыгындагы операторыбыз Ринат Габидуллин сакчыл һәм бик тә төгәл. Аның карамагындагы 15 ел эшләргә тиешле казан егерме беренче ел инде яхшы эшли. Сүз уңаеннан, 24 мартта Ринат Миңнехановичка 50 яшь тула. Дирекциянең өлкән хезмәткәре 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогынан Владимир Сарбаевка күптән түгел 76 яшь тулды. Орел мәктәбе һәм балалар бакчасы котельный операторы Иван Шалябинны коткаручы таягыбыз дисәм, арттыру булмас. Ул бер ялгызы  уңышлы эшли, һәрчак элемтәдә. Имәнкискәдә ике котельный өчен дә Рафаэль Шәмсетдинов җаваплы, алар һәрчак яхшы хәлдә. Атабайдагы җаваплы егетләрне әйтеп үтми булмый – менә алар: Эрик Рәхимов, Рамил Хәмитов, Әнәс Гайфуллин.

    -Дирекциянең авария хезмәте – бу безнең алга сызык, - дип өсти Любовь Макарова. -  Ул урыннардагы операторлар белән тыгыз элемтәдә һәм һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Бу машина йөртүче, оператор һәм слесарь Евгений Силантьев, инженерлар Сергей Калинин һәм Анатолий Игнатьев.

    Дирекция хезмәткәрләренең берсе Александр Тубов белән газетабыз хәбәрчесе Чирпыда аның эш урынында очрашты. Котельный элекке мәктәп бинасына урнашкан мәдәният йортына, китапханәгә, авыл җирлеге советына һәм медпунктка хезмәт күрсәтә. Үз эшенең остасы, һөнәре буенча төзүче, ярдәмчел кеше – аңа  Евгений Драгунов шундый бәя бирде. Александр Николаевич Лаеш СПТУын тәмамлый, киң профильле тракторчы-машинист таныклыгы ала. Ул – Әфган сугышы ветераны, армиядән соң колхозда эшли. Рәис аңа көзли котельныйда эшләргә тәкъдим итә Яңа газ котельные төзелгәч Александр шунда күчә. 2006 елдан аны дирекциягә чакыралар, шушы еллар эчендә ул тупланган командада күңелен биреп эшли.

    Чыннан да дирекция коллективы – бу команда. Ул магнит кебек үз янына хезмәт сөючән, ярдәмчел, тәртипле кешеләрне җыя. Евгений Драгунов сүзләре буенча, монда газ хуҗалыгы системасында 30 елдан артык эшләүче Любовь Макарованың өлеше зур. Аның ярдәмендә дирекциядә элекке кадрларны бәялиләр һәм күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә тырышалар. Хезмәткәрләр төп эшләрен башкару белән бергә мөмкинлектән чыгып өлкәннәргә һәм инвалидларга, чиркәүләр һәм мәчетләргә ярдәм итәргә тырышалар. Бар коллектив бер бөтен организм кебек эшли.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: