Кама ягы
  • Рус Тат
  • Федераль салым хезмәтендә электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре – гади, җайлы һәм уңайлы.

    Россия Федераль салым хезмәте ТР районара №4 инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге. Дәүләт хезмәтләре сыйфатын яхшырту һәм уңайлы итү салым хезмәтенең өстенлекле бурычларының берсе. Заманча технологияләр кертү салым органнарына салым түләүчеләргә онлайн хезмәтләрне үстерергә ярдәм итә. Өлешчә Россия ФСХның электрон сервисларын файдалану гражданның салым органнары белән үзара эшчәнлеген җиңеләйтә...

    Россия Федераль салым хезмәте ТР районара №4 инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге.

    Дәүләт хезмәтләре сыйфатын яхшырту һәм уңайлы итү салым хезмәтенең өстенлекле бурычларының берсе.

    Заманча технологияләр кертү салым органнарына салым түләүчеләргә онлайн хезмәтләрне үстерергә ярдәм итә. Өлешчә Россия ФСХның электрон сервисларын файдалану гражданның салым органнары белән үзара эшчәнлеген җиңеләйтә һәм салым инспекциясенә килмичә генә киң спектрда дәүләт хезмәтләре алу мөмкинлеге бирә.

    Моннан тыш, Россия ФСХ хезмәтләреннән Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталыннан да (www.gosusIugi. ru) файдаланырга була, ул Интернет челтәреннән файдаланган һәр кешегә уңай һәм кызыксынган хезмәт буенча мәгълүматны гади һәм нәтиҗәле эзләүне тәэмин итә.

    Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлекләре дә бар: салым түләүче өчен уңайлы шартлар һәм аның вакытын экономияләү, кәгазь документлар алышуны киметү, мөрәҗәгать итүчегә һәр этапта хезмәтләр күрсәтелү статусы турында мәгълүмат бирү.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: