Кама ягы
  • Рус Тат
  • Федор Фролов: “Озак яшәр өчен, зарядка ясарга кирәк“

    Узган якшәмбедә ике лаешлы 90 яшьлекләрен билгеләп үтте. Фролов Федор Сергеевич һәм Егорова Анна Матвеевнаны район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән башлык урынбасары Илгизә Тимершина котлады. Шулай ук ул районның өлкән яшьтәге кешеләренә Россия Президенты Владимир Путин котлауларын да тапшырды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсаловт, Лаеш...

    Узган якшәмбедә ике лаешлы 90 яшьлекләрен билгеләп үтте. Фролов Федор Сергеевич һәм Егорова Анна Матвеевнаны район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән башлык урынбасары Илгизә Тимершина котлады. Шулай ук ул районның өлкән яшьтәге кешеләренә Россия Президенты Владимир Путин котлауларын да тапшырды.

    Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсаловт, Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатов һәм башка учреждение һәм оешмалар җитәкчеләреннән дә юбилярлар адресына җылы сүзләр яңгырады.

    Бөек Ватан сугышында катнашкан, Кырым өчен сугышкан Федор Фролов Кама ярында урнашкан зур булмаган Шуран авылында туа. 1942 елда мәктәпне алтын медальгә тәмамлый, ә 1943 елның гыйнварында фронтка китә. Ул Севастопольне, Польша, Чехословакия, Румыния һәм Германияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Авыр яралана. 1946 елның мартында демобилизацияләнә. Туган ягына кайткач укытучы булып эшли. Шуранда, Лаешта мәктәпләргә җитәкчелек итә, РОНОда методист була. Хатыны Людмила Павловна белән 60 елдан артык гомер итә. Өч балалары, дүрт оныклары һәм ике оныкчыклары - Фроловларның тату гаиләсенең иң зур байлыгы. Ветеран актив тормыш рәвеше алып бара, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә катнаша.

    -Мин һәр көнне 12 шәр күнегү ясыйм. Аларның һәрберсен - 50 шәр тапкыр, - дип озак яшәү серләре белән уртаклаша Федор Сергеевич. - Күп укыйм. Күптән түгел Булгаковның "Собачье сердце"сын яңадан укый башладым.

    Котлаулар кабул иткән сугыш ветераны кунакларына РФ Президенты Владимир Путин хатын дулкынланып укыды.

    -Миңа күрсәткән игътибар өчен рәхмәт. Соңгы елларда Лаеш торган саен матурлана бара дияр идем. Мин белгәндә райком секретарьләре һәм башкарма комитет рәисләре берәү генә булмады. Михаил Павлович Афанасьевны иң яхшы җитәкчеләрнең берсе дип саныйм.

    Германияне җиңүдә тыл хезмәтчәннәре дә зур роль уйный. Яшь кенә Анна Егорова ике ел тракторда эшли.

    -Трактор иске иде, еш ремонтларга туры килде, - дип искә ала Анна Матвеевна. -Бер тапкыр хәтта сул кулымның учын өшеттем. Ул озак авыртты. Әмма нишлисең, сугыш...

    Тракторчы берничә тапкыр фронтка җибәрүләрен сорый, әмма аны җибәрмиләр: "Кемдер тылда да эшләргә, армияне тәэмин итәргә тиеш", - диләр. 1943 елда А.М.Егорова Лаешка күчеп килә, 60 елга якын Лаеш үзәк район хастаханәсендә санитарка булып эшли. Аны районның күп кешесе белә. Һәрчак тыныч, игелекле, ягымлы, ул һәрвакыт авыруларга өмет бирә. Медперсоналның ышанычлы ярдәмчесе була.

    Анна Матвеевна - биш оныгы һәм алты оныкчыгының яраткан әбисе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: