Кама ягы
  • Рус Тат
  • Әфган сугышы тарихта калды

    Лаеш шәһәре Җиңү паркында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 27 еллыгына багышланган митинг булды. Ул Россиядә интернационалист сугышчылар истәлеге көненә туры китерелде. Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булган якташ сугышчыларга һәйкәл каршындагы мәйдан мәктәп укучылары, Лаеш кешеләре, техник-икътисад техникумы студентлары, шәһәр оешмалары вәкилләре һәм әфган сугышында катнашкан сугышчылар белән тулды. Истәлекле чараны...

    Лаеш шәһәре Җиңү паркында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 27 еллыгына багышланган митинг булды. Ул Россиядә интернационалист сугышчылар истәлеге көненә туры китерелде.

    Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булган якташ сугышчыларга һәйкәл каршындагы мәйдан мәктәп укучылары, Лаеш кешеләре, техник-икътисад техникумы студентлары, шәһәр оешмалары вәкилләре һәм әфган сугышында катнашкан сугышчылар белән тулды.

    Истәлекле чараны ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев ачты. Беренче булып сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев алды.

    -Еллар үткәч тә юкка чыкмый, үзенең әһәмиятен югалтмый һәм ил елъязмасында аерым урын алып тора торган даталар бар. Меңнәрчә хәрби хезмәткәр хәрби антына тугры калып, үзенең интернациональ бурычын үтәп, үз гомерен бирде. Батырлык һәм каһарманлык күрсәткәндә алар мактау һәм бүләкләр турында уйламадылар. Һәм без, - дип ассызыклады Михаил Владимирович, - үз чиратыбызда, алар турында онытырга тиеш түгел.

    Лаеш районының әфган сугышында катнашкан, туган гаиләләренә әйләнеп кайтмаган сугышчылары истәлеген бер минут тын торып хөрмәтләделәр. Гомуми тынлыкта метроном суккан һәр секунд саен һавага ак шарлар җибәрелде. Алар, билгеле җыр сүзләре буенча, һәлак булган геройлар әверелгән торналарны символлаштырдылар.

    Җыелганнарга Әфганстан сугышы ветераннар Советы рәисе Сергей Косырев мөрәҗәгать итте.

    -Әфган сугышы тәмамланганнан соң 27 ел үтте. Әмма без, әфган сугышында катнашканнар, әлеге чорны беркайчан онытмаячакбыз. Ерактагы бу сугыштан әйләнеп кайтмаган сугышчан иптәшләребез һәркемнең хәтерендә калыр. 15 февраль - кайгы көне, шул ук вакытта совет кораллы көчләренең чикләнгән контингенты составында Ватанга кире кайтканнар өчен бәйрәм дә. Аларга сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләргә рөхсәт итегез, - дип чыгышын тәмамлады ул.

    Не осушить нам слезы матерей

    Бүген, әфган кампаниясеннән безне еллар аерып торганда, без илебезнең генә түгел, ә дөнья тарихына да кергән ерактагы вакыйгаларга кире кайтабыз. Ул сугыш вакыйгалары хәрбиләрне, галимнәрне, сәясәтчеләрне һәм гражданнар җәмгыятен әле озак вакыт дәвамында борчыр. Әфган сугышы тарихы безнең солдатлар, сугыш уты белән көйдерелгән буын каны һәм аналар күз яше белән язылган.

    15 меңгә якын солдат һәм офицер Әфганстан басуларында, тау сукмакларында, комнарында һәм тарлавыкларында ятып калды. Аларның җидесе безнең якташлар: Сергей Кузнецов, Тәлгать Вәлиев, Дамир Вафин, Илфар Билалов, Владимир Кургузкин, Николай Варламов һәм Казахстанда туган Николай Фирсович, аның әти-әниләре безнең районга күчеп кайткан.

    Һәлак булган геройларга һәм алар батырлыгына хөрмәт күрсәтеп обелискка чәчәкләр салдылар. Кызыл канәфер чәчәкләре ап-ак карда нәкъ кан тамчылары кебек күренде.

    Чит илдәге сугыш анда катнашучылар һәм әтисез калган ятимнәр күңелендә тирән эз калдырды. Мәңгелек хәтер уты Лаеш районы кешеләре йөрәгендә беркайчан сүнмәс.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: