Кама ягы
  • Рус Тат
  • ФОТОконкурс старт алды

    «Камская новь» газетасы сайтында «Замечательный учитель» интернет-конкурсына фотографияләр кабул итү башланды.

    Яраткан укытучыларыгызның укучылары, туганнары һәм дуслары белән, табигатьтә, өйдә яки бәйрәмдә төшкән рәсемнәрен сайлагыз һәм фотоларны электрон адреска җибәрегез: novayakama@yandex.ru. Сез шулай ук фотоны ВКонтакте социаль челтәренә ”Кама ягы” төркеменә җибәрә аласыз: https://vk.com/kamsknov, яки фотоларны газета редакциясенә түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: 422610, ТР, Лаеш шәһәре, Мария Ульянова урамы, 56 йорт.

    Конкурс 2020 елның 21 сентябреннән 21 октябренә кадәр үткәрелә. Фотосурәтләр һәм коллажлар 2020 елның 13 октябренә кадәр кабул ителә. Оештыручы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы, «Кама ягы» газетасы редакциясе.

    Иганәчеләр: «Камский Корфу» ЧҖҖ https://www.instagram.com/kamskiy_korfu/ - Лаешта һәм «Радуга» (Каипы) поселогында арадашчылардан башка җир участоклары сату. Йортларны төзеп бетереп тапшыру. Тел. 89196291110.

    "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе.

    Призлар – тузан суырткыч, мультипекарь, парктроник.

    Шартлар һәм башка призлар турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин: http://laishevskyi.ru, «ФОТОконкурс» рубрикасында. Фотолар җибәрегез, катнашучы булыгыз, тавыш бирегез һәм җиңегез!

    Реклама 6+

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: