Кама ягы
  • Рус Тат
  • Фәйзрахман Шаһитов: мине немецлар кулыннан тартып алдылар

    Лаеш районыннан 95 яшьлек ветеран үзенең Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләре белән уртаклаша.

    Мин 1924 елның 12 августында Пәрәү авылында туган. 8 сыйныфны тәмамлагач, 1941 елда Донбасска укырга җибәрделәр. Юлда безгә куркыныч хәбәр килде – сугыш башланган. Немецлар безгә якынлашканда, 18 яше тулмаган яшь егетләрне өйләренә кайтардылар. Әмма туган якларга кайтып җитү җиңел булмады. Барлык эшелоннар да Көнбатышка таба бара иде. Без алмаш юллардан, туры килгән төрле транспорт белән яки җәяү кайттык. Кайвакыт безгә кукуруз кырлары очрады һәм без үсемлекләрнең баллы сабакларын ашадык.

    Без өйгә кайткач, безне Апас районына оборона окоплары казырга җибәрделәр, чөнки немецларның Сталинградны алганнан соң Казанны яулап алу һәм Уралдан тәэмин ителешне кисү планнары турында мәгълүмат таралды. Анда 41нче елның салкын кышын үткәрдек.

    1942 елның җәендә, балигъ булгач, мин Совет Армиясе сафларына алындым һәм Суслонгерга хәрби уку лагерына җибәрелдем. Аның турында начар дан таралган иде, күпләр анда ачлыктан, салкыннан үлделәр. Су белән сыегайтылган аш ашадык. Бу лагерьда булганда икмәкне нибары ике тапкыр бирделәр, анда да 12 кешегә бер кирпеч ипи. Безнең авылдан ике әни Суслонгерга азык-төлек алып килгәннәр, әмма, кызганычка каршы, безне алар килер алдыннан фронтка җибәрделәр.

    Мәскәү өлкәсенә килеп җиткәч, безне төрле частьләргә бүлделәр. Ярым ач килеш бер атна буе без Калуга өлкәсенә кадәр бардык.

    1943 елның мартында без фронтның алгы линиясендә идек. Безнең гаскәрләр дошманны кысрыклап чыгарырга тырыштылар, әмма немецлар җитди каршылык күрсәттеләр, безгә өзлексез контрһөҗүмнәр ясадылар. Зур масштаблы сугышка әзерлек барды. Һөҗүмгә Т-34 танклары китте, без алар артыннан бардык. Алар белән тигезләшкәч, танкларның җимерелүен, беркемнең дә исән калмаганын күрдек. Без дошман каршында ялгыз калдык. Шул чак һавадан ярдәм килде. Безнең авиация фашист самолетларына һөҗүм итте. Аларны кысрыклап, совет самолетлары кире кайтты. Әмма немецлар янә һөҗүм ясадылар. Алар башта снарядлар ташлый, ә аннары түбәнәеп пулеметлардан аталар. Сугыш каты булды. Без яу кырында һөҗүм тәмамлануын көтеп яттык. Снарядлар безнең өстебездән сызгырып очты. Шартлаткыч пуляларның берсе минем аягыма эләкте. Бәхеткә каршы, янәшәмдә Кече Кабаннан якташым бар иде (сугышка кадәр ул ветеринар булган). Ул миңа беренче ярдәм күрсәтте. Яра бик зур иде, кан гөрләп акты. Шул чакта командир ике солдатка мине санчастька илтеп куярга кушты.

    Юл өч тәүлеккә сузылды, чөнки без төнлә генә хәрәкәт иттек, һавадан күрүләреннән курыктык. Мине бергә кушылган ике чаңгыда алып бардылар. Мин саташып әнине чакырганмын.

    Санчасть урнашкан палаткада урын юк иде. Яралылар бик күп. Мине ишек төбендә калдырып, хезмәттәшләрем шунда ук сугышка киттеләр. Мин ятканда йөземә кар явуын тоеп яттым. Бераздан санитарка, күтәрә алмагач, мине палаткага сөйрәп кертеп куйды. Тизрәк җылыту өчен күкрәккә химик грелка куйдылар. Соңыннан хәтта пешүдән шрам да калды. Ул көнне минем аягымны кистеләр.

    Соңрак мине Ижевск госпиталенә җибәрделәр. Аннан аяксыз калуымны әйтеп өйгә хат яздым.

    1943 елның сентябрендә өйгә кайттым. Өченче көнне үк колхозда учетчик булып эшли башладым, соңрак хисапчы булып эшләдем, ә 1973 елдан алып 1988 елга кадәр - Госстрахта иминият агенты булып.  Тормыш иптәшем белән 66 ел бергә тату гомер иттек, биш балабыз, ун оныгыбыз һәм егерме өч оныкчыгыбыз бар.

    Хөкүмәт бүләкләре белән, шул исәптән I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләндем.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: