Кама ягы
  • Рус Тат
  • Габишево мәктәбе укучылары тере легенда белән очрашты

    Отставкадагы армия генералы, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы, ТР фәннәр академиясе академигы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев үз исеме белән аталган мәктәптә булды. Александр ВОРЖЕЦОВ Дмитрий Григорьев фотосы Мәхмүт Әхмәт улы хөрмәтенә мактау тактасын ачу тантанасы хәрби парадны хәтерләтте. Тантаналы линейка Россия һәм Татарстан флагларын чыгарудан башланды. Мактаулы кунакны район башлыгы...

    Отставкадагы армия генералы, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы, ТР фәннәр академиясе академигы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев үз исеме белән аталган мәктәптә булды.

    Александр ВОРЖЕЦОВ

    Дмитрий Григорьев фотосы

    Мәхмүт Әхмәт улы хөрмәтенә мактау тактасын ачу тантанасы хәрби парадны хәтерләтте. Тантаналы линейка Россия һәм Татарстан флагларын чыгарудан башланды. Мактаулы кунакны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР хәрби комиссартиатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев каршы алды. Ветеранны укучылар һәм кадет сыйныфларында тәрбияләнүчеләр сәламләде.

    -Без мондый тарихи вакыйганың нәкъ Лаеш районында булуы белән горурланабыз, - диде Михаил Афанасьев. - Мәктәпкә исемнең Мәхмүт Гәрәев исән чакта ук бирелүе чарага аерым әһәмият бирә. Ә бу аерым хөрмәт. Укучылар биографиясендә ил язмышы чагылган бөек кеше белән аралаша алалар.

    -Безнең буын кичергән авырлыклар һәм сынаулар аз булмады, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга армия генералы. - Мин сезнең дә, Бөек Ватан сугышы елларында әбиләрегез һәм бабаларыгыз ничек нык булсалар, киртәләргә шулай ук нык каршы торуыгызны телим.

    Мәхмүт Гәрәев - илебезнең тере легендасы. Ул Бөек Ватан сугышында һәм миллитаристик Япониягә каршы сугышта катнашкан, Мисырда һәм Әфганстанда хәрби киңәшче булып хезмәт иткән. Мәхмүт Әхмәт улының 18 ордены һәм 27 медале бар. Фәндә дә уңышка ирешкән, 200 дән артык фәнни хезмәт һәм берничә монография язган. Замандашлары Гәрәевны хәрби фән өлкәсендә иң эре галимнәрнең берсе дип саныйлар. Олы яшьтә булуына карамастан, ул актив фәнни эшчәнлек алып бара.

    Данлыклы хәрби һәм галим хөрмәтенә мемориаль тактаны ачу хокукы Габишево мәктәбе укучыларына: район олимпиадалары призеры Анна Вырупаевага һәм җиңел атлетика буенча ярышлар җиңүчесе Никита Жариковка бирелде. Мәүмәт Гәрәев хөрмәтенә кадет сыйныфлары парады булды.

    Аннан соң тантаналы чара шундый мактаулы кеше исемен йөртү хокукына лаек булган уку йортында дәвам итте. Балалар мәдәни һәм спорт программалары әзерләгәннәр, төрле милли ашлар пешергәннәр. Армия генералы Бөек Ватан сугышына багышланган экспозиция белән танышты һәм яшь робототехникларның казанышларын бәяләде. Ветеран мәктәп укучылары белән Җиңү көне һәм легендар конструктор Михаил Калашников белән очрашу турында хатирәләре белән уртаклашты. Иң актив укучылар кунакка сораулар бирергә дә оялмадылар.

    -Хәрби хезмәт - сезнең балачак хыялыгызмы? -д ип кызыксынды сигезенче сыйныф укучысы Гөлфия.

    -Без авыр заманда үстек, - дип җавап бирде кызга Мәхмүт Гәрәев. - Хәрби училищега укырга керер алдыннан әни белән киңәштем. Ул минем карарны хуплады. Мин үземнең карарым турында бер тапкыр да үкенмәдем, Ватанга намус белән хезмәт итәргә омтылдым.

    Ветеран укучылар белән бик теләп фотога төште, автографлар таратты һәм ахырда барысы өчен "Наш тост" дигән сугышчан җыр җырлады.

    Хәзер Габишево мәктәбе укучылары һәм педагогларына аерым җаваплылык йөкләнә: бик яхшы укырга һәм Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев әйткәнчә, һәрвакыт Ватанны сакларга әзер булырга.

    Балалар легендар шәхес белән аралашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: