Кама ягы
  • Рус Тат
  • Гадилек караклыктан начаррак

    Минем бабам, хөрмәткә ия кеше, һәрчак әйтә иде: "Күренә торган җиргә куйма: каракны гөнаһка этәрмә". Ваемсыз төстә социаль челтәрдә товар сатучы таныш түгел кешегә акча күчерүче кешеләр нәкъ менә "гөнаһка этәрүче"ләрне хәтерләтә. Лаеш районы буенча социаль алдаулар дулкыны үтте. Һәм һәр очракта да зур суммада акча югалтуны булдырмаска мөмкин иде....

    Минем бабам, хөрмәткә ия кеше, һәрчак әйтә иде: "Күренә торган җиргә куйма: каракны гөнаһка этәрмә". Ваемсыз төстә социаль челтәрдә товар сатучы таныш түгел кешегә акча күчерүче кешеләр нәкъ менә "гөнаһка этәрүче"ләрне хәтерләтә.


    Лаеш районы буенча социаль алдаулар дулкыны үтте. Һәм һәр очракта да зур суммада акча югалтуны булдырмаска мөмкин иде.


    Өлкән яшьтәге ир кеше Интернет аша кыйммәтле даруларга бер генә тапкыр заказ бирмәгән. Әмма алар нәтиҗәсез булып чыга һәм пенсионер әлеге хезмәттән файдаланудан туктый. Бераз вакыттан соң аңа шалтыраталар:


    -Исәнмесез. Сезне Россия үзәк банкыннан борчыйлар. Безнең офис Мәскәүдә урнашкан, - дип үзе белән таныштыра ир кеше. - Ялган дарулар сатучы алдакчылар төркеме ачыкланды. Сез дә алар гамәлләреннән зыян күргәнсез, шуңа күрә суд карары буенча без Сезнең чыгымнарыгызны компенсациялибез.


    Пенсионер өчен бу әйтеп бетермәслек яхшы яңалык була: "дарулар"га ул бик зур сумма тота.


    -Сез бит аңлыйсыз, Сезнең счетка акча күчерү, курьер хезмәтләренә түләү - болар барысы да билгеле бер күләмдә акча таләп итә, - диләр чыбыкның икенче башында ышандырырлык итеп. - Шуңа күрә күрсәтелгән счетка 30 мең сум күчерегез. Акча алганда аларны Сезгә кире кайтарырлар.


    Элекке чыгымнар белән чагыштырганда 30 мең сум нәрсә ул? Һәм ир кеше "Үзәк банк вәкиле"нең үтенечен үтәргә ашыга. Ә аннан соң уйга кала: алдау түгел микән бу? Полициягә мөрәҗәгать итә, анда аңа боларның асылын аңлаталар һәм кисәтәләр: "Таныш түгел кешеләргә акча күчермәгез!" Әмма тарих кабатлана. "Үзәк банк"ка тагын һәм тагын акча кирәк була. Һәм пенсионер яңадан алдакчылар кармагына эләгә. Соңыннан гына үзен алдауларын аңлый.





    Үзәк банк беркайчан да физик һәм юридик затларга зыянны кире кайтармый. Моның белән суд приставлары шөгыльләнә.





    Менә Интернет аша машина сатып алу белән бәйле тагын бер аянычлы очрак. Безнең районда яшәүче яшь кеше бер сайтта кулай бәядән җиңел машина сайлап ала. Аның хуҗасы белән элемтәгә керә. Ул исә башта 50 мең сумны алдан түләүне таләп итә, аннан соң барлык сумманы күчерүне үтенә, имеш, абыйсына операциягә ашыгыч төстә акча кирәк. Ышанучан ир әлеге үтенечне үти. Укучыбыз төшенгәнчә, ул машинаны да, аның хуҗасын да, акчаларын да күрми.


    Лаеш районында яшәүче яшь әниләрнең берсе дә алдакчылар кармагына эләгә. Ул да Интернетта кибет ябылу белән бәйле төстә товарларны күпләп сату турында белдерүгә юлыга. Интернет аша соралган ике меңне җибәрә, ә аннан соң посылка көтә башлый, тик юкка.


    -Интернет-кибетләрнең репутациясен тикшерергә кирәк, - дип киңәш итә хокук саклау органнары хезмәткәрләре. - Алар турында фикерләр табып булырлык форумнарны эзләгез. Әгәр сезнең телефоныгыз банк карточкасы белән бәйләнгән икән, аның аша таныш булмаган сайтларга шалтыратмагыз, югыйсә акчаларыгыздан мәхрүм калачаксыз. Карточкагыз номерын, бигрәк тә паролен чит кешеләргә әйтмәгез. Әгәр алдакчылар дип шикләнәсез икән, сезгә шалтыраткан номерны поисковикка кертегез. Еш кына анда хуҗасы турында зыян күрүчеләр калдырган тискәре фикерләр булган форумнар күренә. Игътибарлы булыгыз, үзегезне алдарга ирек бирмәгез. Кагыйдә буларак, мондый очракларда акча белән бөтенләй хушлашалар: алдакчыларны табу бик кыен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: